Бөтенрусия халык исәбен алу вакыты билгеләнде

13 Ноябрь, 2017 - 10:37

Чираттагы Бөтенрусия халык исәбен алу 2020 елның 1 октябреннән 31нче октябренә кадәр уздырыла. Русия Хөкүмәте шушы хакта боерык кабул итте. Бу кампания үз эченә 550 мең кешене ала.
Халык исәбен алу барышында Русия, ил төбәкләре, муниципаль берәмлекләр халкының саны һәм составы турында мәгълүмат җыю күзаллана. Шулай ук халыкның белем дәрәҗәсе, милли һәм тел составы, социаль-икътисади характеристика исәпкә алына.
Моңа кадәр Бөтенрусия халык исәбен алу 2010 елның октябрендә үткәрелгән иде.