„ИҢ ЯШЬ” УЧАСТОКТА — ИҢ ЯШЬ ТАБИБ

10 Ноябрь, 2017 - 11:17

Халыкның сәламәтлеген саклау, авыруларны кисәтү эшен нәтиҗәле оештыру максатында район участокларга бүленгән. Өченче участок — „иң яше”: Иске Балтач авылының бер өлеше, Илекәй, Янактай, Бигелде авыллары кергән участокта барлыгы 1989 кеше исәпләнсә, аларның 1239ы — яшьләр. „Иң яшь” участокка быел гына Уфа шәһәренең 1нче һәм 2нче поликлиникаларында интернатура үтеп кайткан Рузилә Миңнегалиева табиб итеп билгеләнгән.

Рузилә — Мишәр авылы кызы. Рима Фәүзи кызы һәм Рафинат Хәмзә улы Миңнегалиевлар гаиләсендә туып-үсеп, Иске Балтач 1нче урта мәктәбен тәмамлагач, балачак хыялын чынга ашыру нияте белән Башкорт дәүләт медицина университетына укырга керә. Һәм, ниһаять, агымдагы елның август аенда яшь белгеч туган районына эшкә кайтты. „Яшьләргә — яшел ут”: „иң яшь” участокка табиб итеп билгеләнде Рузилә Рафинат кызы. Җиң сызганып, зур җаваплылык тоеп, күңел һәм белемен салып, тәҗрибә туплап эшли торган участок. Эшкә сәләтле кешеләр күп биредә, димәк, район тормышының бүгенгесе һәм киләчәге өчен көч салучыларның сәламәтлеге яшь табибның тынгысызлыгыннан һәм тырышлыгыннан да тора, дигән сүз.

Участок терапевты һәм шәфкать туташының эшчәнлегендә иң мөһиме: үлем очраклары күрсәткечен киметү. Моның өчен авыруларны кисәтү эшенә аерым басым ясарга, нинди дә булса җитди хастасы булган кешеләргә зур игътибар бирергә кирәк. Рузилә Рафинат кызы атнага бер тапкыр авыллардагы авырулар янына барса, район үзәгендә яшәүче дәвалауга мохтаҗ кешеләргә көн саен ярдәм күрсәтә.

Терапевтка күренергә килүчеләр арасында югары кан басымы, йөрәк-кан тамырлары, остеохондроз, соңгы айда бронхит авырулары белән җәфа чигүчеләр күп.

„Гәзит укучыларның игътибарын диспансеризация мәсьәләсенә тагын бер юнәлтсәгез иде. Кешегә дүртәр-бишәр тапкыр шалтыратып, дәваханәгә чакыруы уңайсыз бит. 3нче участок буенча быел медицина тикшерүе үтәргә тиешле 444 кешенең 53е әлегә үзенең сәламәтлеген кайгыртырга вакыт тапмый. Кызганыч. Авыруларны иртәрәк стадиядә ачыклау, вакытында дәвалау кебек изге максатларда оештырылган башлангыч халык тарафыннан аңлап кабул ителми. Үз сәламәтлегегезгә, гомерегезгә йөзегез белән борылсагыз иде! Көтәбез сезне!” — ди шәфкать туташы Нәзифә Миндиярова.
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.
Рәсемдә: Яшь табиб Рузилә Миңнегалиева һәм тәҗрибәле шәфкать туташы Нәзифә Миндиярова халык сәламәтлеге сагында бердәм тора.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.