„КАРТАЮГА БИРЕШМӘГЕЗ: ХӘРӘКӘТЛӘНҮДӘН ТУКТАМАГЫЗ!”

10 Ноябрь, 2017 - 11:15

Альбина Әхкәмованың туган районына кайтып невролог булып эшли башлавына унбиш ел. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук „Доктор булам!” дип инша язган, хыялына ирешүне максаты итеп куйган һәм университетны тәмамлаганда иң катлаулы һәм кызыклы белгечлекләрнең берсе буенча Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә интернатура үткән Альбина Ярәмил кызы бүген дә яшьлегендә сайлаган юлына һич үкенми тугры калып, һәр көнен халыкның сәламәтлеген саклауга багышлап яши. Аның турында мәкалә язуны үтенеп редакциягә шалтыратучы пациентларының ихлас рәхмәт сүзләре — табиб эшенең уңай бәһасы.

Инша әле булса гаилә архивында кадерләп саклана. Ул вакытта нәни кыз „неврология”нең нәрсәләрне дәвалавы турында белмәгән дә, әлбәттә. Аның өчен иң мөһиме — ак халат киеп кешеләрнең авыруларын дәвалау булгандыр. Невролог исә — чагыштырмача яңа белгечлек. Үзәк һәм перифирия нерв системалары чирләрен дәвалый ул. Элек бу юнәлештә бер генә белгеч — невропатолог эшләгәнлектән, аларны бутаучылар да бар. Ләкин шунысын ачык белергә кирәк: невролог психика хасталарын дәваламый. Аны нерв системасы какшаган очраклар кызыксындыра. Һәм әйтергә кирәк, мондый чирләр бүгенге көндә кискен артты. Моны үзәк район дәваханәсенең 1-21 санлы кабинеты алдында сузылган чираттан да күреп була.

Нерв системасы авырулары барлыкка килүгә заман факторлары — физик эш күләменең азаюы, ягъни аз хәрәкәтләнү, сыйфатсыз ризык белән туклану, шәһәрләрдәге һаваның пычраклыгы, организмның агулануы көчле тәэсир итә. Нерв авырулары өлкәнрәк кешеләрдә күбрәк күзәтелә дигән фаразны да заман кире кага: нерв чирләре „яшәрә”. Альбина Ярәмил кызы авыруларны кабул иткән кабинет алдында да яшьләр күп хәзер. Эшкә сәләтле яшьтәге кешеләр, дип билгели аларны табиб. Тибеп тимер өзәрдәй, җиң сызганып эшләрдәй чакта ни өчен нерв чирләренә бирешә соң кешеләр? Альбина Әхкәмова моның сәбәпләрен кешеләрнең тынычсызлыгында күрә.

„80 — 90 яшьтәге кешеләрнең күңел тынычлыгы, рух ныклыгы сокландыра мине. Әби-бабайларыбызның зур-зур белемнәр алырга вакыты да, мөмкинлеге дә булмаган. Ә үзләре шулкадәр тирән, халыкчан, фәлсәфи көчкә ия алар. Тормыш авырлыкларын тыныч кабул итәргә өйрәнгәннәр. Бүгенге заман кешеләре кебек өзгәләнмиләр, кирәгеннән артык шау-шу тудырмыйлар. Проблемалар килеп чыкса, күтәрелеп бәрелеп, „нервы түгеп” кенә аларны чишеп булмый. Һәр мәсьәләгә сабыр карашта булу мөһим!” — ди Альбина Ярәмил кызы. Бу сүзләрне үзен-үзе тотышы белән дә исбатлый, шуның белән авыруларга үрнәк күрсәтә кебек табиб. Бөтен пациентларга да бертөрле тыныч карашта, җылы мөнәсәбәттә ул. Эмоцияләрен күрсәтми, хафалануын, уйларын йөзенә чыгармый. Кабул итүне тыныч кына, тиешле тәртип белән алып бара. Бернинди вакыйга да, сирәк кенә чиратта барлыкка килгән дулкынлану да, чираттан тыш карарга кирәк булган авырулар да аны шушы тыныч халәтеннән чыгаралмый. Невролог шундый булырга тиештер дә. Дарусыз да тынычландыра кешене аның тыйнаклыгы!

„Пациентлар арасында баш авырту белән җәфаланучылар күп. Баш авырту приступлары 30 яшьтән өлкән хатын-кызларда еш күзәтелә. Мигрень шулкадәр көчле була — хәтта яктылык, ис, тавышлар да ярсыта кешене, авыртынуын да көчәйтә. Электән мегаполисларда яшәүчеләргә хас чир белән хәзер авыл кешеләре дә авырый башлады”, — дип авыру тарихларына күзәтү ясавын дәвам итә табиб. Димәк, бездә дә һава таза түгел, дигән сүз бу. Вегетатив нерв системасы эшчәнлеге бозылу очраклары еш күзәтелә. Авыру йокысызлыкка зарлана, ул төшенкелеккә бирелә, гел арый, сәбәпсезгә хафалана, борчылуларын контрольдә тоталмый. Аның башы әйләнә, артериаль кан басымы „сикерә”, йөрәк мускуллары кысыла. Сирәк күренеш түгел, һәр икенче кешедә булырга мөмкин. „Куркыныч авыру түгел бу. Әмма кешенең тулы канлы тормыш алып баруына комачаулый. Табиб билгеләгән даруларны вакытында кабул итеп, озайлы дәвалау курсын тиешенчә үткән очракта, авыру тынычлана, вегетатив нерв системасы эшчәнлеге җайга салына”, — дип, Альбина Ярәмил кызы тулысынча савыгу өчен һәр билгеләнгән процедураны җиренә җиткереп үтәү кирәклеген ассызыклый.

Балтач үзәк район дәваханәсендә балалар неврологы юк. Шуңа да бу белгечлек буенча ярдәмне дә Альбина Ярәмил кызы күрсәтә. Бер яшькә кадәрге балалар табибка алдан язылучылар чиратыннан тыш кабул ителә. Йөклелек чорында булган өзлегүләр, авырлык белән тудыру, кислород җитмәү һәм туганда алган травмалар баланың нерв системасы үсешен тоткарлый яки нормадан читкә тайпылуларга китерә. „Вакытында, ничек тә иртәрәк ачыкланган авыруны бүгенге медицина дәваларга сәләтле. Шуңа күрә сабыйларны карау һәм дәвалау курсын билгеләү — безнең эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше, — ди невролог. — Гомумән алганда да, авырулар неврологка үз карары белән турыга язылу сәбәпле, терапевтик юнәлештәге чирләрне дә дәваларга туры килә. Дәваханә җитәкчелеге бу өлкәдә үзгәртеп коруны планлаштыра. Ягъни, неврологка участок терапевты юнәлтергә тиеш. Авыру башта терапевтка күренә. Беренчел процедураларны — кирәкле анализлар тапшыру, кан басымы үлчәү һәм башка күзәтүләрне үтә. Нәтиҗәләргә карап, терапевт кирәк дип тапса гына авыруны неврологка юнәлтә. Мондый үзгәртеп кору чиратны да киметер, неврологны белгечлегеннән тыш эштән дә азат итәр иде”.

Баш авырту һәм югары кан басымына зарланып табибка мөрәҗәгать итүчеләрдән кала өченче урында — остехондроз белән җәфа чигүчеләр. Алар — бихисап! „Остеохондроз — чир түгел! Бу организмның табигый процессы — картаю”, — ди табиб. Тәҗрибәле невролог күзлегеннән, шулай ук тормыш иптәше Рәлиф Гафиф улы белән күркәм гаиләдә өч балага — Миләүшә, Тимур һәм Самирага гомер һәм тәрбия бирүче ана, мөлаем хатын-кыз буларак, Альбина Әхкәмова райондашларына хәрәкәтләнүдән туктамаска киңәш итә. „Йөзү, дәвалау физкультурасы, йөгерү, гимнастика белән шөгыльләнергә вакыт табыгыз. Һич югында велосипедта яки җәяү йөрегез. Көнозын утырып эшләүчеләр күп хәзер. Сөякләрегезгә, мускулларыгызга ял бирегез. Саф һавада хәрәкәтләнү ветегатив нерв системасы чирләренә дә — бердигән профилактика. Картаюны кичектерү — үзегезнең кулыгызда!”
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.