ТӘРТИП ҺӘМ ТЫНЫЧЛЫК САГЫНДА

10 Ноябрь, 2017 - 11:12

РФ Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлекчәсе ел саен оператив хезмәт эшчәнлегендә уңай нәтиҗәләргә ирешкәне өчен ведомствоның дипломнары белән бүләкләнеп килә. Бүлекчә тарафыннан җинаятьләрне ачу проценты республика буенча күрсәткечләрдән күпкә югары. Бердәм коллективның 65 процентын яшь кадрлар — 25 — 35 яшьлек хезмәткәрләр тәшкил итә. Җитәкчелек тә — яшь, компетентлы, һөнарман ир-егетләр кулында. Бүгенге әңгәмә бүлекчә начальнигы, полиция майоры Андрей САМЫШЕВ белән.

—Андрей Николаевич! Кадрлар турында сүзне дәвам итеп, җитәкләгән коллективыгыз турында сөйләп үтсәгез иде.

—Бүлекчәдә аттестация үткән — 64, ирекле ялланган — 9 һәм бер федераль дәүләт хезмәткәре эшли. Узган елда үзгәрешләр булды: ведомстводан тыш саклау бүлеге һәм лицензия-рөхсәт бирү хезмәте милли гвардия карамагына күчсә, паспорт-миграция һәм наркотиклар контроле хезмәтләре полиция бүлекчәсенә кушылды. Уңай нәтиҗәләргә ирешүнең нигезе — коллективның бердәмлегендә. Һәр кылынган җинаятьне вакытында, оператив рәвештә ачыклау водительдән башлап начальникка кадәр һәр хезмәткәрнең үз эшен яхшы белүеннән, оста үтәвеннән тора. Аерым-аерым түгел, бер җигемдә, бер максатта эшлибез. Прокуратура, судьялар, тикшерү комитеты, суд приставлары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Районда хокук яклау ситемасын булдыруга зур өлешләрен керткән 54 милиция һәм полиция ветераныбыз бар. Отставкадагы полковник Ришат Хиҗәпов җитәкчелегендә ветераннар советы белән еш очрашабыз, алар яшьләргә киңәшләрен бирә, тәҗрибәләрен уртаклаша. Бүгенге көндә бүлекчә юлламасы белән югары юридик белем алучы өч кече лейтенант диплом алдыннан практик сынаулар үтә. Киләсе елда алар берьюлы өч юнәлештә: җинаятьләрне эзләү, сорау алу, икътисад хәвефсезлеге һәм коррупциягә каршылык күрсәтү бүлекләренең кадрлар составын тулыландырачак.

—Быел район территориясендә кылынган җинаятьләргә тукталыйк әле. Нинди төр җинаятьләр күбрәк? Ниндиләрен ачыклау катлаулы?

—Җинаятьләр санына килгәндә, узган елдагы белән якынча бер дәрәҗәдә. Ел башыннан район территориясендә 196 җинаять теркәлде. Узган елда җинаятьләрнең 90 проценты ачыкланса, быел — якынча 92 проценты. Төп проблема — ул районда да, республикада да, хәтта бөтен Русия буйлап та бер үк — мобиль телефоннар ярдәмендә яки банк системасы белән бәйле караклыкны ачыклау авырлыгы. Быел районда мондый биш очрак булды, җинаятьнең „җебе” башка өлкәләргә кадәр сузыла, әмма җинаятьчеләрне табып булмый. СМС-хәбәрләргә ышанып яки товар сатып алганда алдан түләү өчен төрле исәпләргә акча күчергәндә гражданнар ашыкмасыннар, бик сак булсыннар иде. Район территориясендә вак караклык очраклары белән беррәттән, зур күләмдә урлашу, шул исәптән бюджет, төзелеш, юл төзелеше өлкәсендә икътисади җинаятьләр дә теркәлде быел. Законга кертелгән үзгәрешләргә ярашлы, автомобиль йөртү хокукыннан кабаттан мәхрүм ителүчеләр дә хәзер җинаять җаваплылыгына тарттырыла. Исегезгә төшереп үтәм: водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш руль артына утырган кешегә карата элек штраф яки шул хокуктан мәхрүм ителү вакытын озынайту җәзалары гына кулланылса, агымдагы елда алар җинаять җаваплылыгына тарттырылды. Мондый җинаятьләрнең саны 40ка якын. Кызганыч, аеруча авыр җинаятьләр дә булды: бер кеше үтерү, ике көчләү очрагы. Юл-транспорт фаҗигасендә бер кеше һәлак булды.

—Бәхетсезлек очракларын булдырмау юнәлешендә нинди эшләр башкарыла?

—Җинаятьләрне кисәтү — бүлекчәнең, гомумән, полиция эшчәнлегенең төп юнәлеше. Җәмәгать тәртибен саклау, исәптә торган балигъ булмаган балалар, бала тәрбияләүгә салкын караган гаиләләр, эчкече ата-аналар, электән җинаять кылып хөкем ителгән, хәзер махсус исәптә торган гражданнар белән профилактик эш ел әйләнәсенә алып барыла, бу контингентларга караган райондашларыбыз һәрвакыт полициянең игътибар үзәгендә тотыла. Үсмерләр җинаятьчелеген кисәтү йөзеннән һәр мәктәпкә шеф-офицерлар беркетелде. Юл хәрәкәте хәвефсезлегенә аерым игътибар бүленә. Юл-патруль хезмәткәрләре иң элек югары тизлек режимын, каршыга килүче транспорт юлына чыгуны, балалар травматизмын, аеруча кресло кулланмый балаларны автотранспортта утыртып йөртүне кисәтә. Юл фаҗигаләренә, үлем очракларына китерүче төп факторлар бу. Инспекторлар мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында очрашулар оештыра, юл йөрү кагыйдәләрен аңлата, юл хәрәкәте хәвефсезлеге турында сөйли. Югары Карыш авылындагы ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган үсмерләр һәм балалар приютына шефлык та — профилактик эш юнәлешләренең берсе. Балалар белән еш аралашабыз. Полиция хезмәткәрләре приютка спорт инвентаре, уку кирәк-яраклары бүләк итәләр. Хуҗалыкта килеп туган мәсьәләләрне чишүдә ярдәм күрсәтәбез. Бу хәйрия эшчәнлеге безнең коллектив өчен бик мөһим.

—Андрей Николаевич! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан хезмәттәшләрегезгә нинди теләкләр юллар идегез?

—Бүлекчәнең барлык юнәлешләрендә тырыш хезмәт салучы һөнарманнарыбызга, аларның тынгысыз эшен аңлап кабул итүче тормыш иптәшләренә, гаилә әгъзаларына ныклы сәламәтлек, иминлек телим. Максатыбыз изге — районда тәртип саклау, гражданнарның тынычлыгын яклау. Иңебезгә алган бурычларыбызны намуслы үтик. Безнең бердәм, нәтиҗәле эшчәнлек җинаятьчелеккә җитди киртә булсын. Бәйрәм белән!

—Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Уңышлар Сезгә!
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА язып алды.

Фотоларда: Һәрбер хәбәрне игътибар белән кабул итә алар: (уңнан сулга) оператив дежурный, полиция лейтенанты Фәнгать Шәйнуров һәм аның ярдәмчесе, полиция кече сержанты Хәлил Шәйбаков.

Полициянең өлкән участок уполномоченные, полиция өлкән лейтенанты Алмаз Әбраровның РФ Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтын тәмамлап Балтач районына эшкә кайтуына биш ел. 2016, 2017 елларда Алмаз Фәрит улы „Халык участковые” республика конкурсында катнашты. Ул районның иң җитди участокларының берсен — Иске Балтач һәм Иске Яхшый авылларын хезмәтләндерә.
фотолары.