САЛЫМ ТҮЛӘҮГӘ ҖАВАПЛЫ КАРАГЫЗ!

10 Ноябрь, 2017 - 11:04

Физик шәхесләрнең милек салымнары турында сорауларга Русия Федераль салым хезмәте идарәлегенең 2нче камераль контроль начальнигы вазифаларын үтәүче Оксана ХӘЙРУЛЛИНА җавап бирә:

—2016 ел өчен милек салымнарын түләү вакыты кайчан уза һәм салымнарны вакытында түләмәү нәрсә белән яный?

—2016 ел өчен исәпләнгән салымнарны 2017 елның 1нче декабреннән соңламый түләргә кирәк. 2нче декабрьдән түләнмәгән недоимкага салым органнары РФ Үзәк банкының 1/300 ставкасы күләмендә пенни исәпли башлый һәм бурычларны мәҗбүри түләтү чараларын күрә.

—Салым түләү квитанцияләрен гражданнар кайчан алачак?

—Электрон рәвештә документ әйләнешеннән баш тартмаган Шәхси кабинет белән кулланучылар салым уведомлениеләрен электрон формада алды. Калган салым түләүчеләргә квитанцияләр яшәгән урын адресы буенча Русия Почтасы аша җибәрелде һәм алар 1 ноябрьгә кадәр адресатка барып җитәргә тиеш иде.
Салым уведомлениесен алмаган очракта, Башкортстан Республикасы территориясендә милек объектлары булган шәхесләр квитанцияләрне Русия Федераль салым хезмәтенең БР буенча территориаль органнарында Федераль салым хезмәте сайтының төбәк битендә (www.nalog.ru/rn02) „Получи налоговое уведомление” дигән интерактив сервис ярдәмендә алырга мөмкин.

—Беркайчан да салым уведомлениесе алмаган салым түләүчегә нишләргә?

—Әгәр милек хуҗасы ниндидер сәбәпләр аркасында беркайчан да салым уведомлениесе алмаган һәм салым түләмәгән икән, 2015 елдан аның алдында салым органына бу хакта хәбәр итү бурычы бар. Моның өчен салым периодыннан соң килгән елның 31нче декабреннән дә соңга калмый салым органына милек объектына хокукны исбатлаучы документлар белән гариза бирергә кирәк. Бу хәбәрне салым органына дөрес бирмәгән (вакытында бирмәгән) очракта хәбәр ителмәгән милек объектына карата түләнмәгән салым суммасының 20 проценты күләмендә штраф түләтү каралган.
Димәк, әгәр гражданинның 2016 ел өчен салым уведомлениесендә күрсәтелмәгән милек объектлары бар икән, бу турыда агымдагы елның 31нче декабреннән дә соңга калмый салым органына хәбәр итәргә кирәк.

—Салымнарны ничек түләргә? Интернет аша түләү мөмкинлеге бармы?

—Квитанцияләр салым уведомлениесенә беркетелеп җибәрелә. Алар ярдәмендә, гадәттәгечә, банк бүлекчәсендә, почтада, терминал һәм банкоматлар аша, шулай ук онлайн-режимда „Шәхси кабинет”тан Федераль салым хезмәте сайтында „Заплати налоги” интернет-сервисы белән кулланып, яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша салымнарны түләргә була.

—Уведомлениедә күрсәтелгән салым суммасы дөрес исәпләнгәнме, юкмы — ничек тикшереп карарга?

—Физик шәхесләрнең милек, җир һәм транспорт салымнарын Русия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган „Кадастр бәясеннән чыгып җир һәм физик шәхесләрнең милек салымнары калькуляторы” һәм „Салым калькуляторы — Транспорт салымын исәпләү” интернет-сервислары ярдәмендә үзаллы исәпләп карарга була.

—Физик шәхесләрнең 2016 ел өчен милек салымнарын исәпләгәндә үзгәрешләр бармы?

—Башкортстан Республикасы территориясендә физик шәхесләрнең милек салымы икенче ел инде күчемсез милек объектларының кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә. Җир салымы исә 2006 елдан бирле кадастр бәядән чыгып исәпләнде. Яңа тәртипне этаплап кертү өчен закон тарафыннан баштагы дүрт елга салымны азайтып түләү яки төшерү коэффициентларын куллану каралган. 2016 ел салымын исәпләгәндә 0,4 коэффициенты кулланылды (2015 елда — 0,2). Кадастр бәясеннән тулы күләмдә исәпләнгән салымны Башкортстанда 2020 елда түли башлаячаклар.

—Күчемсез милек объектларының кадастр бәясе үзгәрәме һәм моны кайда күрергә була?

—Объектларның кадастр бәясе дәүләт кадастр бәһалавы нәтиҗәләре буенча билгеләнә. Бәһалау өч елга бер тапкырдан да еш булмый. Расланган кадастр бәясе турында мәгълүмат Росреестр органнары тарафыннан Күчемсез милек бердәм дәүләт реестрына кертелә һәм салым исәпләгәндә куллану өчен салым органнарына җибәрелә.
2016 елда салым исәпләгәндә кулланыла торган кадастр бәяләре турында мәгълүматны Росреестр сайтында (www.Rosreestr.ru) „Электрон хезмәтләр һәм сервислар” бүлегендә яки күп функцияле үзәкләрдә кадастр справкасына заказ биреп төгәл белергә була. Справка биш эш көне дәвамында түләүсез бирелә.

—Кыйммәтле автомобиль хуҗалары транспорт салымын ничек түли?

—2014 елның 1 гыйнварыннан бәясе 3 миллион сумнан артык булган автомобильләргә салым күтәрү коэффициентын кулланып исәпләнә. Коэффициентның күләме Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан автомобильнең уртача бәясенә һәм чыгару елына карап исәпләнә һәм 1,1дән алып 3кә кадәр була. Югары коэффициент белән салымы исәпләнә торган кыйммәтле автомобиль модельләре исемлеге ел саен Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан раслана һәм министрлыкның рәсми сайтында (www.minprom.gov.ru) 1 марттан да соңга калмый урнаштырыла.
Кыйммәтле автомобильләр исемлеге ел саен киңәя. Мәсәлән, 2016 елда 2015 ел белән чагыштырганда — 300, 2017 елда 202 маркага арткан. Әлеге вакытта исемлектә кыйммәтле автомобильләрнең 909 маркасы бар.

—Салым ставкалары дөрес кулланылганмы һәм льготалар бирелгәнме — моны ничек тикшереп карарга була?

—Русия Федераль салым хезмәте сайтында „Милек салымнары буенча ставкалар һәм льготалар турында белешмә мәгълүмат” интернет-сервисында физик шәхесләрнең җир, транспорт, милек салымы буенча ставка күләмнәре, шулай ук нинди категория гражданнарга күпме күләмдә салым льготалары бирелүе турында тулы мәгълүмат алырга була (https://www.nalog.ru/rn02/service/tax/).

—Физик шәхесләрнең милек салымнары буенча льготалар алу өчен нинди чаралар күрергә?

—Салым ташламасына хокукы булган шәхес салым органына гариза яза һәм бу хокукын исбатлаучы документларны тапшыра. Гаризаны язма рәвештә дә, электрон рәвештә дә бирергә була. Гаризаны „Физик шәхесләр өчен салым түәлүченең шәхси кабинеты” аша биргәндә түбәндәге режимга буйсынырга кирәк: „Салым түләүченең документлары” бүлегендә „Салым органына мөрәҗәгать итү” ссылкасы, аннары — „Милек салымнары һәм ташламалары”, шуннан соң гына — „Милек салымы буенча ташлама алу турында гариза” ссылкасына басып керергә.
Әлеге гаризаны электрон имза белән раслау мәҗбүри. Электрон имзаны шушы интернет-сервиста түләүсез алырга була („Профиль” — „Электрон имзаны тикшерү ачкычы сертификатын алу”).