Кул көрәштерүдә балтачлылар ал бирми

9 Ноябрь, 2017 - 10:11

Армрестлинг буенча БР Беренчелегенә ярышлар балтачлылар өчен уңышлы үтте. Егермедән артык спортчының күбесе призлы урыннар яулады.

Кул көрәштерү буенча мәктәп укучылары арасында җиңүчеләрнең күмәклеге сөенечле. Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары Тимур Әхмәдуллин 65 килограмм авырлык категориясендә, Эльвина Зиннурова 50 килограмм авырлык категориясендә беренче урыннарны яуладылар. Шул ук белем учагыннан 9 сыйныф укучысы Радим Галиуллин 50 килограмм авырлык категориясендә беренче урынга чыкты. Район үзәгенең 2нче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Алия Фәйзрахманова 50 килограмм авырлык категориясендә беренче урын алуга иреште.

Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Динар Хиҗәпов 55 килограмм авырлык категориясендә икенче урынга чыкты. Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучылары Ләйсән Сафетдинова — 40 килограмм, Данил Садыков 45 килограмм авырлык категорияләрендә икенче урын белән бүләкләнделәр. Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы студенты Алмаз Якупов 55 килограмм авырлык категориясендә өченче урынга чыкты. Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Раил Әхмәтҗанов 65 килограмм авырлык категориясендә, шул ук мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Айсылу Галинурова 45 килограмм авырлык категориясендә өченче урын алуга ирештеләр.

Өлкәннәр арасында да призлы урыннар алучылар күпләргә таныш спортчылар. Туксан килограммнан югары авырлык категориясендә Алмаз Хәбибуллин беренчелекне кулыннан ычкындырмады. Тимур Әмирҗанов 85 килограммга кадәр авырлык категориясендә, Айдар Гыйльмуллин 70 килограммга кадәр, Вәсил Брянцев 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә икенче урын алды.

Гүзәл затлар арасында 55 килограммга кадәр авырлык категориясендә Гүзәлия Солтанова— беренче, 65 килограммга кадәр авырлык категориясендә Элина Аскарова беренче урын белән билгеләнде. Эльвира Баязитова 70 килограммга кадәр авырлыкта икенче урынга лаек булды.
Призлы урын алучылар Түбән Новгородта үтәчәк Русия күләмендәге ярышларга юлланачак.
Спортчыларга уңышлар юлдаш булсын