1 Ноябрь, 2017 - 16:48

Зур тырышлык, йокысыз төннәр, борчылулар аша һөнәр үзләштерелә. Диплом — кулда. Тик кайда эшкә урнашырга? Бу сорау әлеге мәлдә күпләрне борчый. Бөтен кеше үз эшен ача алмый, моңа тәвәккәлек, җитдилек, матди мөмкинлекләр җитми. Яшь эшкуар Геннадий Гилемханов үз эшен ачар өчен тәүдә ерак себер тарафларында көч салып, башлангыч капитал туплый.

Геннадий Андреевич — Яңа Ямурза авылы егете. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бөре шәһәрендә һөнәрчелек лицеенда белем ала. Һөнәре буенча ул ташчы һәм мич чыгаручы. Мәскәү тарафларында изге бурычын үтәп кайтканнан соң, „Сургутремстой” җәмгыятендә хезмәт юлын башлый. Чит тарафларда эшләп йөргән мәлендә, әнисе каты авырып китә, арытабан әтисе дә сәламәтлеген югалта. Егет бу авыр мәлләрдә әти-әнисен ялгызы калдыра алмый. Ул туган авылына кайта.

Төзелеш тармагында эшләгән баҗасы Руслан аңа пластик тәрәзәләр эшләргә тәкъдим итә. Уфага алып барып бу кәсепнең нечкәлекләренә өйрәтә. Ялында ике атна дәвамында үзе кайтып ярдәмләшә . Геннадий себер тарафларында эшләп алган акчаларына станоклар сатып ала.

Уйлаганнарын тормышка ашыру өчен район үзәгендә йорт урыны ала, тәүдә зур итеп гараж төзи, биредә үз эшен җәелдерә. Бина эченә җылылык үткәрә, салкын вакытларда да биредә эш тукталмый. Чималны Бөре шәһәреннән алып кайта. Пыяла, пластик материал ташу өчен „Газель” автомашинасы сатып ала.

—Күпләр шалтыратып тәрәзәләрнең хакын сорыйлар. Заводта эшләнгән тәрәзәләрнең бәясе белән чагыштыралар. Мин бу кәсеп белән 2012нче елдан шөгыльләнәм. Әлеге кадәр эшемнән канәгәть булмаган клиентлар юк. Намус белән эшлим. Иң тәүдә килеп тәрәзәләрнең ничек, нинди чималдан эшләнелгәнлеге хакында кызыксынырга, сораштырырга кирәк. Пыялаларның хаклары елына 3-4 тапкыр артса да, бәяләрне күтәрмәскә тырышам, —ди булдыклы егет .

Геннадий Андреевич пластик тәрәзәләр, ишекләр, баз ишекләре ясаганда вакыт белән исәпләшми. Һәр кешене игътибар белән тыңлап, аңа ничек кирәк шулай эшләгәндә генә клиент канәгать кала дип билгели эшкуар. Авыл җирендә бер ышанычны югалтсаң — аны табуы авыр икәнен яхшы аңлый. Заказлар күп булган вакытта, өлгермәгәндә төннәрен килеп эшли. Авылдашлары Валентин һәм Алексей кайвакыт ярдәмгә килә. Ни дисәң дә, төгәллек, үз сүзеңдә тору эшкуар өчен дә мөһим.

Геннадий Гилемханов тормыш иптәше Гөлнур Хәмәтхан кызы белән ике бала тәрбияли. Гаиләсе өчен хәстәрлекле тормыш иптәше, балалары өчен кайгыртучы әти дә ул.

—Бу тормышта бары тик үз көчеңә таянырга кирәк. Акча турында хыяллану берни бирми. Эшләргә дә эшләргә кирәк, —ди максатчан яшь эшкуар Геннадий Гилемханов.
Булдырасың, Геннадий, киләчәктә дә һәр эшең уң булсын!
Рифина ГАЛИЕВА.