Муллык, байлык чорына багышлап

31 Октябрь, 2017 - 16:09

Елның һәр фасылы үзенчә матур. Әмма юмартлыгы, төрле чагу төсләргә байлыгы, сихри тарту көче буенча көзне берни белән дә тиңләрлек түгел.

Октябрь ахырында Көмьязы авылының „Колобок” балалар бакчасында „Көзге бал” сабыйларның күңелендә истә калырлык итеп үткәрелде. Бу көнне тәрбиячеләр, ата-аналар, бигрәк тә балалар түземсезлек белән көтте. Чөнки әти-әниләр атна дәвамына төрле композицияләр, аппликацияләр, берсеннән-берсе оригиналь эшләр китерде. Күргәзмә кечкенә әкият иленә әверелде.

Бәйрәмчә бизәлгән залга Көзбикә ( Лилия Дәүләтова) йөгереп керде. Ул үзе белән табышмаклар, уеннар, күчтәнәчләр алып килде.
Балалар да бәйрәмгә зур оешканлык белән килде. Алар „Яшелчәләр” әкияте күрсәтте.

Тамашаны әзерләгән Мөнирә Кәримова, Сания Усманова, Алсу Шайдуллова, Лилия Дәүләтовалар үзләренең эшләреннән канәгать калды. Сабыйлар да шулчаклы шатланды, бәйрәм күңелле үтте.
Айгөл Галләмова.