Гаилә балаларның шат тавышы белән ямьле

30 Октябрь, 2017 - 14:47

Быел безнең районда 9 дистәгә якын яшь пар законлы никахка кергән. Димәк, киләчәктә яшь сабыйлар саны, аларның шат тавышы күбрәк булачак. Иске Балтач авылында яшәүче Айгөл һәм Илшат Нурмөхәмәтовлар да күп балалы күркәм гаилә.

Айгөл һәм Илшат Нурмөхәмәтовлар ишле балалы гаиләдә тәрбияләнүнең өстен яклары күп дип исәпли. Бер-берең хакында кайгырту, хәстәрлек күрү күмәк булган гаиләгә хас. Биредә бала җиңелрәк тәрбияләнә. Аларның да өлкән балалары кече сеңелләрен карарга ярдәмләшә. Өлкән уллары Илмир 6 сыйныфта укый, бию түгәрәгендә шөгыльләнә. Уртанчы кызлары Карина 2нче сыйныфта белем ала. Өченче кызлары Даринаның үсүен, аның шөгыльләре артуын кызыксынып күзәтәләр. Мәктәптән сеңелләрен сагынып кайтып керәләр. Әти-әнисе аларны зур тырышлык салып тәрбияли. Бердәм булырга, авыр чакта бер-береңә терәк булырга, ярдәмләшеп яшәргә кирәклеген аңлатып үстерәләр.

Илшат — полиция хезмәткәре, ә Айгөл декрет ялына кадәр „Белоснежка” балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе, арытабан физкультура инструкторы булып көч сала.

Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән Илшат Нурмөхәмәтов төгәллекне ярата, һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Айгөл аш-суга оста, гаиләсен тәмле ризыклар белән сыйлый. Алар икесе дә алтын куллылар, һәр эшне киңәшләшеп, бергәләшеп башкаралар Әле алар зур өй тергезеп килә. Сәламәтлек, бәхет яңа өйләренең түрендә булсын. Балаларның шат авазы, ата-ананың хәстәрлекле карашы өзелмәсен.
Радим ГЫЙЛӘҖЕВ.