Дуслык алтын, мәрҗәннән дә кыйммәт

30 Октябрь, 2017 - 11:22

Балачактагы дуслар иң якыны, ышанычлысы. Шәвъяды авылында туып-үскән Лилия Рамазанова һәм Юлияна Вәлиәхмәтовалар чын дуслыкка ерак чакрымнар да киртә була алмый дигән фикердә.

„Без балачактан гел бергә. Бер-беребезнең өенә турыдан йөри торган сукмакны җайлы булсын өчен ел саен чалгы белән чаба идек. Мәктәп елларында бер спорт төрләрен үз иттек. Дәресләргә бергә хәзерләндек. Фикерләребез уртаклыгы, максатыбыз берлеге безне, бәлки, якынайткандыр,”—диләр Шәвъяды кызлары. Аралашучан кешегә дуслар табу авыр түгел. Мөнәсәбәтләр җылылыгын, араларны суытмас өчен бер-берең хакында хәстәрлек күрү мөһим. Кайвакыт бер җылы сүзгә мохтаҗ чаклар да була. Кызлар көн саен аралашып, хәлләрен белешеп яши.

Юлияна Вәлиәхмәтова Казан шәһәрендә Физик тәрбия, спорт һәм туризм Идел буе дәүләт академиясенең өченче курсында белем ала. Лилия Рамазанова Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалының икенче курс студенткасы. Аралары ерагайса кызлар арасындагы мөнәсәбәт суынмый. Юлияна Җәмил кызының туган йорты ишекләре бикләнгәч тә, ул дусты Лилиягә кайтып йөри.

—Кайткан саен Лилиянең әнисе мине үз кызыдай якты йөз белән каршылый. Киткән чакта студентка тәмле ризыкларын, сыйларын төяп озата. Беренче курста ай саен аларга кайтып йөрдем. Казан— Шәвъяды арасында тузан төшермәдем, Бөре шәһәрен дә барып күрдем, — ди ул.

Кызлар икесе да актив. Лилия Фәнир кызы укудан тыш вакытында „Өмет” театраль студиядә шөгыльләнә. Спектакльләр, төрле чараларның уртасында ул. „Өмет” гәзите оештырган „Өмет гүзәле” конкурсында да катнашкан. Җырларга, биергә ярата.

Юлияна Вәлиәхмәтова бала чагыннан авыл сәхнәсе күрке. Матур итеп бии, баскетбол уйнарга ярата. Студент кыз һәр минутны файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрергә омтыла. Югары уку йортында да яхшы билгеләргә өлгәшә. Имтиханнарын алдан тапшырып, чит илдә стажировка үтәргә дә вакытын таба. Күптән түгел ул Төркиядән кайткан. Апрель аеннан алып октябрьгә кадәр „Тестур” компаниясе белән килешү төзеп чит тарафларда эшләгән. Чит илләрне күрү, акча эшләү— бер яктан файдалы булса, төрле җирләрдә булу, аралашу, тәҗрибә туплау барысыннан да өстен, дип билгели Юлияна. Юлияна хәтта төрек телен үзләштергән, безгә да үзенең сәләтен ачып салды.

Яшьлектәге дуслар арасындагы җылылык еллар аша суына, диләр. Тормыш мәшәкатьләре, аның ыгы-зыгылары кызлар дуслыгына нокта куймасын. Дөнья көткәндә таянырдай чын дуслар булуы алтын, мәрҗәннән дә кыйммәт бит.

Комментарии

Рифина, бик матур, эчтэлекле язгансыз.