КОРРЕКЦИЯ ЭШЕНДӘ ҮСЕШ МОХИТЫН НИЧЕК БУЛДЫРЫРГА?

30 Октябрь, 2017 - 11:11

Күптән түгел районның реабилитация филиалында, хезмәткәрләрнең квалификацияләрен күтәрүгә юнәлтелгән чаралар планына ярашлы, „Инвалид балалар өчен коррекция-үстерү мохиты булдыру” дигән темага түгәрәк өстәл узды. Чарада Нефтекама реабилитация үзәге филиаллары һәм бүлекләреннән 35 белгеч катнашты.

Түгәрәк өстәлнең максаты — сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен үсеш мохиты булдыруны тәртипкә салучы норматив документларны өйрәнү, белгечләрнең һөнәри компетентлыгын күтәрү.

Сәламләү сүзе белән чыгыш ясаучы учреждение директоры урынбасары Альбина Мөнирова әлеге теманың мөһимлегенә һәм балалар белән эш алымнарын һәрдаим камилләштерү кирәклегенә игътибар юнәлтте.

Реабилитация үзәгенең Балтач районындагы филиалы мөдире Илгиз Рәхимҗанов бу юнәлештә эшчәнлек тәҗрибәсе белән таныштырды. Шулай ук Яңавыл шәһәре һәм районындагы, Калтасы районындагы филиалларның социаль педагоглары Наталья Гимранова һәм Элина Николаева, үз тәҗрибәләре белән уртаклашып, хезмәттәшләре игътибарына кызыклы презентация һәм мастер-класс тәкъдим иттеләр.

Балтач районындагы реабилитация филиалы тәрбиячеләре һәм мәдәни оештыручысы тарафыннан әзерләнгән „Көзге әкият” дип аталган чара да мавыктыргыч булды. Аның эчтәлеге дөньяны танып белү һәм күңел ачу максатларына җавап бирде. Чара сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән коррекция-үстерү эшендә иҗат һәм уен формаларын куллану юлларын, бу алымнарның өстенлеген ачык күрсәтте. Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга „Көзге әкият”тә балаларның һәм хезмәткәрләрнең иҗади яктан ачылып чыгыш ясаулары шулкадәр ошады ки, хәтта алкышлаганда „Ура” тавышлары яңгырап торды!

Түгәрәк өстәлнең практик өлешендә Тәтешле районындагы реабилитация филиалы белгечләре балаларны үзара ярдәмгә өндәп, толерантлык формалаштыруга юнәлтелгән мастер-класс күрсәттеләр.
Мондый чаралар социаль хезмәтләрнең сыйфатын үстерүгә уңай йогынты ясый. Түгәрәк өстәл чикләрендә үткән чараларга нәтиҗә ясаганда да бу фикер сызык өстенә алынды. Чара филиал кабинетлары буйлап экскурсия белән тәмамланды.

тәрбияче.