„ЗАКОННЫҢ КӨЧЕ — АНЫҢ ГАМӘЛГӘ АШУЫНДА”

30 Октябрь, 2017 - 11:06

Суд приставларының район бүлеге эшчәнлеге турында аның начальнигы — өлкән суд приставы Алмаз ӘХКӘМОВ сөйли.

Суд приставлары федераль хезмәтенә 1нче ноябрьдә 152 ел тула. Русия дәүләтендә мондый хезмәт һәрвакыт булган. Аны „благочинная” дип атаганнар: кешеләргә ышаныч, изгелек һәм гаделлек китерә торган. Гасырлар узса да, суд приставлары эшчәнлегенең мәгънәсе үзгәрмәде. Балаларны карау өчен акчаларны, хезмәт хакын түләтү, бөтен дәрәҗәдә бюджетны тулыландыру, тикшерү алды функцияләрен үтәү, суд карарлары буенча югалган балаларны, суд карарларын үтәүдән баш тартучы кешеләрне эзләү, шулай ук суд хәвефсезлеген тәэмин итү һәм легаль булмаган мигрантларны илдән чыгару кебек хезмәтләр дәүләтебезгә һәм гражданнарыбызга кирәк. Законның көче — аның гамәлгә ашуында дип юкка гына әйтмиләр. Суд приставларының район бүлеге эшчәнлеге турында аның начальнигы — өлкән суд приставы Алмаз ӘХКӘМОВ сөйли.

—Алмаз Рәфкатъ улы! Бүген суд приставлары алдында нинди максатлар тора?

—Суд приставларына суд эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү, шулай ук суд, башка орган һәм вазифалы шәхесләрнең актларын мәҗбүри башкару, суд приставлары федераль хезмәте тарафыннан тикшерелүгә каралган җинаять суд производствосы турында законнар үтәлеше буенча мәсьәләләр йөкләнгән.

—Суд карарларын мәҗбүри башкару буенча эш турында җентекләбрәк сөйләсәгез иде. Гражданнар күп очракта суд приставлары эшчәнлеген тулысынча күз алдына китерми. Бурычлар өчен суд приставлары килеп милеккә арест салырга мөмкин, дип кенә уйлый...

—Бүгенге көндә күп гражданнар килеп туган мәсьәләләрне чишү юлларын һәм гаделлек эзләп судка мөрәҗәгать итә. Суд карарларын вакытында үтәргә мәҗбүр итү — дәүләткә карата хөрмәт күрсәткече ул. Суд карары тормышка ашырылгач кына хокуклар яклау таба, дигән сүз.

Суд карарларын үтәргә мәҗбүр итү — күңелле процедура түгел, әлбәттә. Ул еш кына бурычлы кешенең акчаларын, милкен эзләү һәм аларга арест салу, хезмәт хакын тотып калу, кайсыбер хокукларын чикләү белән бәйле. Ләкин кешеләрнең түләнмәгән бурычлары башка гражданнарның кесәсенә „суга”. Гражданнарның сәламәтлегенә, милкенә салынган зыянны, алимент һәм хезмәт хакы бурычларын түләтү — суд приставлары эшчәнлеге юнәлешләренең берничәсе генә. Салым, страховкалау түләүләре, административ штрафлар, дәүләт пошлиналары бурычларын мәҗбүри түләтү дә бюджетны тулыландыра һәм дәүләтнең социаль программаларын үтәүне тәэмин итә.

—Бурычлары җыелган гражданнарга ничек суд приставлары килүдән котылырга?

—Беренче чиратта гаиләнең керемнәрен һәм чыгымнарын планлаштырырга өйрәнергә, бурычларны вакытында түләргә, бәхәсләрне судка барып җиткәнче үк чишәргә кирәк. Гражданнар бурычларны кичектереп түләүне сорап судка мөрәҗәгать итә ала. Суд үз карары белән бурычларны кичектереп түләү вакытларын билгели.

—Алмаз Рәфкатъ улы, агымдагы елның тугыз аенда башкарылган эш күләме белән таныштырсагыз иде.

—2017 елда башкару производстволары саны кинәт артты. Әлеге вакытта суд приставларының район бүлеге башкаруында 6400 документ бар. 2600 түләтү эше тулысынча башкарылган, якынча 33400000 сум бурыч түләтелгән. Тугыз айда суд приставларының Балтач район бүлеге бюджетка 5 миллион сумнан артык акча күчергән. Алиментларны түләтү буенча 191 башкару эшенең 82се тәмамланган. 540 бурычлы кеше Русия Федерациясеннән чит илгә чыгудан тыелган, шуларның 94е — алиментларны түләмәгән өчен.

—Шундый очраклар еш була: уведомление кәгазе кешенең теркәлгән адресы буенча килә, ә ул үзе башка урында яши. Бу очракта нишләргә?

—Бурычлы кешеләргә бердәнбер киңәш — күршеләр белән бәйләнештә торырга. Тагын да бер яңалыкка тукталып үтәсем килә. Суд приставлары хезмәтенә алиментларны түләмәү һәм кредитларны кайтармау буенча җинаять эшләрен ачыклау һәм тикшерү вәкаләтләре бирелде. Бу җәһәттән гражданнарга хокук тәрбиясе бирү һәм җинаятьләрне кисәтү эше алып барыла. Халык мәшгульлеге үзәге белән берлектә, балигъ булмаган балаларның ихтыяҗларын яклау максатында, алимент бурычлары булган гражданнар эшкә урнаштырыла. Гражданнарны кредитлар буенча җаваплылыкны үз өстенә алуга (поручительлек) бик сак карарга өндибез. Конкрет мисалларда кешеләрнең кредиты өчен җаваплылык нинди хәлләргә китерергә мөмкинлеген күрсәтәбез. Яхшы таныш булмаган чит кешеләргә „ярдәм итүчеләр” дә күп бит халык арасында. Кредит алучыларның „тасма теле”нә ышаналар да, соңыннан үзләре аларның бурычларын түләп җәфа чигәләр. Транспорт чаралары хуҗаларын да автомобильне ышаныч кәгазе буенча гына саткан очракта транспорт салымын түләү аларның үз өсләрендә калуы турында кисәтәбез.

—Суд приставлары эшчәнлегендә тагын нинди үзгәрешләр бар?

—Суд приставлары эшен бераз җиңеләйтү, нәтиҗәлелеген күтәрү йөзеннән яңа технологияләр кулланыла. Бурычлы кешеләрнең милек хәлен ачыклау өчен төрле органнарга сорауларны электрон рәвештә юнәлтәбез. Җаваплар, әлбәттә, тиз вакыт эчендә алына һәм тиешле чаралар да тиз күрелә. Бүгенге көндә 38 банктан җаваплар электрон формада килә. Сбербанк, Уралсиб, Россельхозбанк һәм башка банклар буенча арестлар электрон рәвештә салына.

—Алмаз Рәфкатъ улы! Суд приставы булу өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә һәм бу һөнәргә нинди таләпләр куела?

—Югары юридик яки икътисад белеме булырга тиеш. Кайсыбер белгечлеккә урта махсус белем дә җитә. Ай саен кадрлар резервын булдыруга һәм вакант вазифаларны биләүгә конкурс игълан ителә.Кызыксынучылар Иске Балтач авылы, Кооператив урамы, 28нче йорт, 2нче кат (Сбербанк бинасы) адресы яки 8 (34753) 2-21-81 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итә ала.

Форсаттан файдаланып, суд приставларының район бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Сез дәүләт иминлегенә хезмәт итәсез һәм гражданнарның законның көченә ышанычын ныгытасыз. Чын күңелдән сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек телим.
—Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА язып алды.