„Россия”нең уңган водительләре

27 Октябрь, 2017 - 10:16

„Россия” җәмгыяте үзенең уңганнары белән данлыклы. Өлгер комбайнчылар, тракторчылар, водительләр тырышлыгы белән мул уңыш җыела. Быел россиялеләр 2450 гектарда чәчү эшләре алып барган, 26266 центнер ашлык җыеп алганнар.

Зур тырышлык, тир түгеп үстерелгән игеннәрне ындыр табакларына водительләр ташый. Быелгы урып-җыю барышында Әнфис Кашапов, Расих Сәфәргалиев, Илшат Төхвәтуллинар районда алдынгы водитель буларак танылдылар. Әнфис Кашапов һәм Рәсих Сәфәргалиевлар еллар дәвамында сыналган, тырыш һөнәрманнар. Әнфис Кашапов Зил автомашинасында басулардан ындыр табагына 7531 центнер ашлык ташыган. Ул биредә 1981нче елдан алып водитель булып эшли.

Рәсих Сәфәргалиев бар гомерен тырыш хезмәттә үткәргән. Колхозда комбайнчы, ургыч машинисты булып көч салган. Водитель булып эшләвенә дә 4 ел үткән. Рәсих Вәсфирахман улы Зил автомашинасында басулардан 4446 центнер ашлык ташыган. Богданда туып, үсеп буй җиткергән егетләр читкә чыгып китүне хуп күрмәгән. Алар икесе дә кулларына таныклык алгач, армия сафларында хезмәт итеп кайту белән хезмәт юлларын туган нигезләрендә башлыйлар.

Өлкәннәргә алмашка яшьләр дә килә. Илшат Төхвәтуллин исә Нефтекама шәһәрендә машиналар төзү колледжын тәмамлап, кулына диплом алгач колхозда эшли башлый. Илшат Вәгыйзь улы Зил машинасында 5600 центнер ашлык ташуга ирешкән. Моңа кадәр дә ул хуҗалыкта төрле эшләр башкаруда ярдәмләшкән. Көзге чакырылыш барышында егет армия сафларына алынырга тиеш, аңа исән-имин туган якларына кайтырга насыйп булсын.

Водитель булу җиңелдән түгел. Бердән, кушылганнарны вакытында үтәргә, икенчедән, һәвакыт техниканың төзеклеген контрольдә тоту шарт. Алар хезмәтләндергән техника яңадан булмагач, вакытында ремонтлап, карап торырга кирәк.

„Урак чорында ашлык ташуда өлгер водительләргә таянабыз. Төрле эшләр башкаруны да алар авырсынмый. Булдыклы эшчеләребез басу юлына тузан төшерми,” —ди алар хакында җитәкчелек.