ТҮБӘН СИКИЯЗДА ГОШЕР СӘДАКАСЫ ҖЫЙДЫЛАР

25 Октябрь, 2017 - 17:05

Түбән Сикияз авылында дини йолалар һәрдаим үтәлеп килә. Мәчет тарафыннан оештырылган чараларда халык бердәм катнаша. Моңа мәчетттә тудырылган уңай шартлар да ярдәм итә. Әйтик, узган елда иганәче эшкуар Илдар Акберов электән мич ягып җылытылган авыл мәчете урнашкан бинага электр белән җылыту системасы үткәргән. „25нче октябрьдә гошер сәдакасын җыюны оештыруда да Илдар Ринат улының ярдәме зур булды. Гомумән, ул һәрбер изге эшебезгә ихлас теләк белән кушыла. Үзебезнең егет!” — ди аның турыда Түбән Сикияз мәчете имам-хатибы Вәсил Газизов.

„Без Аллаһы тәкъдире белән авылда яшибез, бәрәңге утыртабыз, яшелчә үстерәбез. Бу яктан Аллаһы Тәгалә безгә бер гыйбадәтен, зәкәтен биргән, ул „гошер” дип атала. Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән кояш җылысы, яңгыр сулары, туфрак ашы үстергән ризыкларның бер өлешен без ятимнәргә, мохтаҗ һәм мескеннәргә бирергә тиешбез. Әгәр шулай эшләмәсәк, без уңышыбызның Ходай Тәгалә кушкан өлешен чыгармаган булабыз, ятим-мескеннәр өлеше — хәрам булып кала”, — дип аңлатыла дини китапларда.

Гошер сәдакасын җыю Түбән Сикиязда бишенче ел оештырыла. Башта мәчет алдына игълан эленә. Илдар Ринат улы чараны автомобиль белән тәэмин итүне оештыра. Халык билгеләнгән көнне иртәннән үк шул автомобиль арбасына көченнән килгән кадәр бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә, кабак, суган һәм башка яшелчәләрне китерә.

„Әлегә кадәр ел саен автомобиль тулы китте. Быел һава шартлары уңай булмау сәбәпле, яшелчә азрак җыелды. Әмма күп халык катнашты. Яшелчә уңышыннан гошер сәдакасы чыгарырга мөмкинлеге булмаган кешеләр ярма һәм башка азык-төлек белән ярдәм иттеләр. Җыелган сәдаканы ике ел рәттән балалар һәм үсмерләрне реабилитацияләү үзәгенә тапшырдык. Аннары Уфаның „Ихлас” мәчете белән бәйләнешкә кердек”, — дип сөйли чараны оештыручыларның берсе Рәмзия Акберова.

„Ихлас” мәчетендә тиздән дини укулар була. Анда төрле тарафлардан йөзләгән мөэминнәр белем ала. Абыстайлар аларның бушлай туклануын оештыра. Түбән Сикиязлылар икенче ел инде менә шул изге эшкә ярдәм итәләр.

„Һәрберебезнең малы, бакчасы, җыеп алынган уңышы бар. Аларның Аллаһы Тәгалә кушкан өлешен тиешле урыннарга биреп, калган малларыбызга, иншә Аллаһ, бәрәкәт иңәр. Балаларыбыз, оныкларыбыз хәләл ризыклар ашап, тәүфыйклы, бәхетле, тәртипле булып үссеннәр”, — ди Түбән Сикияз авылы мәчете имам-хатибы Вәсил Газизов.

Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.
Рәсемдә: Сәдака җыю тәмамланган, ярдәм Уфага юллана.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.