ДӘҮЛӘТ ПОШЛИНАСЫ КҮЛӘМНӘРЕ АРТТЫ

25 Октябрь, 2017 - 16:37

Агымдагы елның 1нче октябреннән коралны теркәү һәм корал әйләнеше өлкәсендәге башка юридик мөһим эш итүләр өчен дәүләт пошлинасы күләмнәре артты.

Корал һәм патроннарны сатып алу, күргәзмәгә кую һәм корал коллекцияләрен җыюга лицензия алу өчен — 2000, коралны саклау, саклау һәм йөртү, саклау һәм куллануга, корал һәм патроннарны Русия Федерациясенә кертү, шулай ук башка илләргә чыгаруга рөхсәт алу өчен — 500, бу рөхсәт булган очракта, аның вакытын озынайту өчен 500 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә кирәк булачак.
Нәфис СУФИЯНОВ,
лицензия-рөхсәт бирү эше буенча өлкән инспектор,
полиция капитаны.