ХОКУКЛАРЫБЫЗНЫ ЯКЛЫЙ БЕЛИК!

25 Октябрь, 2017 - 16:36

Башкортстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Бөре районара филиалы каршында берничә ел инде кулланучылар хокукларын яклау буенча консультация пункты эшләп килә. Белгеч Ксения Третьякова сатучылар һәм төрле хезмәт күрсәтүчеләр тарафыннан алданган гражданнарга дәгъва, шикаять, иск гаризалары язуда бушлай ярдәм күрсәтә. Пунктка караган Аскын, Балтач, Бөре, Борай, Караидел, Мишкә, Тәтешле районнарында яшәүчеләр Ксения Александровнага шәхсән, телефон яки Интернет челтәре аша мөрәҗәгать итә алалар. Консультация пунктының сайты һәм „В Контакте” социаль челтәрендә үз бите дә бар. Күптән түгел Ксения Александровна Балтач районында гражданнарны кабул итте. Гәзит укучыларыбыз игътибарына аның белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.

—Кулланучылар нинди сораулар белән күбрәк мөрәҗәгать итәләр?

—Товарны сатып алып, аның сыйфатсыз икәнен белгәч. Кулланучының әйберне сыйфатлыга алыштырып алу яки акчасын кайтару теләге уяна, әлбәттә. Әмма барлык очракларда да бу мөмкин түгел. Катлаулы көнкүреш җиһазлары сатып алганда, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр, кредитка алынган товарлар буенча сораулар, бәхәсләр күп була. Без килеп туган хәлне аңларга булышабыз, кулланучының хокукларын аңлатабыз, кирәк дип табылса, дәгъва языла. Әгәр дәгъвага җавап бирелми икән, яки җавап кулланучының канәгатьләндерми икән, судка гариза бирелә. Бүгенге базар сыйфатсыз товар белән тулган. Халыкка хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә дә эшләрен намуссыз башкаручылар күп. Консультация пунктының эшчәнлеге шундый хәлләргә каршы көрәшкә юнәлтелгән дә инде.

—Ксения Александровна! Ничек уйлыйсыз: бу өлкәдә төп проблема нәрсәдә?

—Халыкның үз хокукларын белмәвендә. Намуссыз сатучылар бик тиз кулланучыларның „башларын бутыйлар”: сыйфатсыз товарларын мактап саталар, беркирәксез өстәмә гарантия яки страховканы көчләп тагалар. Кеше өенә кайтып тынычлангач документларны яңадан укый һәм бу турыда аңлый. Алданучыларның күбесе төшенкелеккә бирелә, югалып кала, үз хокукларын яклауга өмет тә итми. Чөнки үз хокукларын белми ул. Товар сатып алганда ашыгырга ярамый. Кәрәзле телефоннар, компьютер, планшетлар сатып алганда сак булыгыз, товарның техник сыйфатлары турында җентекләп сорагыз. Сатучының матур сүзләренә ышанып, алданмагыз. Мәсәлән, шундый очрак булган иде: автомобилен страховкалаганда кулланучы әти-әнисенең өен дә страховкалаган. Әлбәттә, зур суммада акча түләгән. Тагын бер очрак: зур әни кеше Яңа ел алдыннан оныгына кредитка телефон сатып ала. Аның хакының ике тапкырга артканын кайтып документларны карагач кына аңлый. Телефонны старховкалаганнар, гарантия вакытын арттырганнар һәм аңа активация үткәргәннәр булып чыга. Зур әни бу хезмәтләргә түләүне планлаштырмаган була, әлбәттә...

—Сез кулланучыга ничек ярдәм итәсез?

—Консультация пунктының эшчәнлеге, беренче чиратта, менә шундый хәлләрне кисәтүгә, ягъни кулланучыга үзенең хокукларын аңлатуга юнәлтелгән. Телдән консультацияләр бирәбез, күзәтчелек органнарына шикаятьләр язарга ярдәм итәбез, претензия һәм гариза проектларын бирәбез. Пунктка үзегез шәхсән килеп, 8 (34784) 3-35-98 телефон номеры буенча шалтыратып, шулай ук bircenter@ufamts.ru электрон почтасына язып мөрәҗәгать итә аласыз. Сайтта (https://vk.com/bircenter ) претензия үрнәкләрен, шаблоннарны табырсыз. Күп очракта сатучы претензияне алгач һәм канәгатьләндергәч, бәхәс тәмамлана. Ләкин судта тикшерүдән башка чишелмәгән мәсьәләләр дә була. Агымдагы елда федераль челтәрдәге кибетләргә карата сыйфатсыз товар сатуга бәйле берничә суд булды.

Агымдагы елда консультация пункты эшчәнлегендә булган берничә мисалга тукталып үтсәк иде.

—Бер хатын кредитка 4658 сумлык планшет сатып алган. Бөтен процентлар белән планшет 7691 сум 62 тиенгә төшкән. Ләкин товар сыйфатсыз булу сәбәпле, ул аның белән куллана алмый, даими рәвештә ремонт таләп ителә. Сатучы кулланучының дәгъвасын канәгатьләндерми, шуңа күрә судка мөрәҗәгать итәргә туры килде. Суд чыгарган карар буенча намуссыз сатучыга мораль зыян һәм неустойкаларны исәпкә алып барлыгы 11691 сум 62 тиен түләргә туры килде. Тагын бер мисал: Бер хатын диван тышларга заказ бирә һәм 8960 сум аванс түли. Хезмәт күрсәтелми. Башкаручы дәгъвасына да игътибар итмәгәч, кулланучы судка гариза язарга мәҗбүр булды. Суд намуссыз эшкуардан 27630 сум акча түләтү турында карар чыгарды.

Ксения Александровна! Гәзит укучыларга нинди киңәшләрегез бар?

—Гәзит укучыларның һәрберсе кулланучы. Кыйммәтле товарлар сатып алганда игътибар белән аның характеристикасын укыгыз, гарантиясе белән танышыгыз. Шикләнсәгез — алмавыгыз яхшырак. Кулланучы хокуклары турында күбрәк укыгыз, белергә тырышыгыз, кызыксыныгыз. Үз хокукларыгызны яклаудан куркмагыз. Катлаулы ситуацияләрдә безгә мөрәҗәгать итегез, ярдәм итәрбез!
—Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА язып алды.