БАЛТАЧЛЫЛАР ДИСПАНСЕРИЗАЦИЯ ПЛАНЫН ҮТӘМИ

25 Октябрь, 2017 - 16:34

Ил гражданнарының һәрберсе өч елга бер планлы рәвештә табиблар „күзе һәм кулы” аша үтәргә тиеш. Диспансеризация авыруларны кисәтергә, алдан ачыкларга, дәваларга мөмкинлек бирә. Бер уйласаң, чакыруны да көтми, йөгереп дәваханәгә барырга һәм дәүләт тәкъдим иткән мөмкинлекне тулы хокук белән кулланырга тиешбез кебек. Әмма халык ашыкмый. Ул үз сәламәтлегенә битараф. Диспансеризация планнарының үтәлмәве хакында үзәк район дәваханәсенең поликлиника мөдире Юлиан Шакиров сөйли:

—Яшь буенча кемнәр агымдагы елда диспансеризация үтәргә тиеш — исемлек төзелгән, эш планлаштырылган һәм графикка карата куелган тәртип белән алып барыла.

Район буенча быел барлыгы 3991 кеше дәваханәгә килеп сәламәтлек торышын тикшертергә бурычлы. Бүгенге көнгә диспансеризация планы 82 процентка гына үтәлде.

Район 9 терапевтик участокка бүленгән. Уртача алганда, һәрберсендә йөзәр кеше табиб игътибарыннан читтә кала бүгенгә. Алар чакырылды, участок табиблары һәм шәфкать туташлары тарафыннан искәртелде. Мондый кешеләр Иске Балтачта да күп, авылларда да бихисап.

Авыл биләмәләре башлыкларына халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәклеген искәртәм. Чакырыгыз, кирәк икән техника белән ярдәм итегез. Бу безнең бердәм максат. Халык сәламәтлеге турында дәваханә табиблары, шәфкать туташлары һәм район, авыл биләмәләре җитәкчелеге бергәләп кайгыртырга бурычлы. Сәламәтлегебез өчен җаваплы булыйк!