БАЛТАЧ ДӘВАХАНӘСЕНДӘ АНАЛИЗ БИРЕРГӘ ЧИРАТ БУЛМАЯЧАК!

25 Октябрь, 2017 - 16:33

Үзәк район дәваханәсенең клиник-диагностик лабораториясенә автоматлаштырылган мәгълүмат системасы тоташтырылды. Хәзер инде анализ нәтиҗәләрен эзләп йөрисе, кәгазьләрне югалтып җәфаланасы юк: алар автоматик рәвештә табибларның компьютерына „барып керә”, архивта саклана. Мәгълүмат системасының өстенлекләре турында лаборатория мөдире Миләүшә Сафина сөйли:

—Хәзер авырулар үз теләге белән генә лабораториядә тикшерүләр үтә алмый. Моның өчен иң элек табибка кабул ителүгә язылырга кирәк. Табиб карап, диагноз куя һәм кирәкле тикшерүләрне билгели.

Пациентка лабораториягә кайчан һәм нинди вакытта барырга күрсәтелеп юллама бирелә. Бу юллама лаборатория компьютерларында да ачык күренә. Ягъни, авырулар чираттта тормый, мәсәлән, анализга канны үзенә билгеләнгән вакытта тапшыра. Лабораториядә пробалар эшкәртелә, тиешле тикшерүләр үткәрелә һәм нәтиҗәләр турыга компьютерга „кертелә бара”.

Анализаторлар компьютерга тоташтырылган булу сәбәпле, лаборантлар берни язмый, махсус кодларны гына җыя — тикшерүләрнең нәтиҗәләре автоматик электрон рәвештә табибларның компьютерына „керә”. Анализ нәтиҗәләре кәгазьгә язылмый, авыру сораган очракта гына табиб аларны кәгазьгә чыгарып бирә.

Лаборатор-мәгълүмат системасы лаборатория тарафыннан күрсәтелгән хезмәтләрнең автоматик исәбен алып баруны, башкарылган эшнең отчёт рәвешендә туплануын, авыруларның тикшерү тарихларының архивта саклануын тәэмин итә.

Табибка язылмый гына үзләре лаборатор анализлар үткәрергә теләк белдерүчеләргә түләүле нигездә хезмәтләр күрсәтелә.