НАЧАРДА, ЙӨЗЬЯШӘР ӨЙДӘ МУЗЕЙ БУЛСЫН ИДЕ!

25 Октябрь, 2017 - 16:31

Редакциягә килгән сирәк хатлар бәйрәм кебек кабул ителә. Һәрберсенә аерым игътибар бирергә, андагы мәгълүматны гәзит укучыларга җиткерергә тырышабыз. Әлеге хат безнең өчен бигрәк тә кадерле булды: инде тарихка кереп „чумган” елларны хәтерләтеп ул машинкада басылган. „Язмада булган җитешсезлекләрем өчен гафу итүегезне үтенәм. Кулланылган машинка да тузган, үземнең дә яшем 90нан узган”, — дип язып куйган аның ахырына Бөек Ватан сугышы, педагогик һәм хәрби хезмәт ветераны Әсхәт абый Шәйнуров. Ул Уфада яши.

Агымдагы елның август аенда Начар авылында, әниебез Шәйнурова Галимә Мәгъруф кызының туган йортында, Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләр хөрмәтенә куелган һәйкәлне күреп, анда язылганнарны укып, бу изге эшне оештыручыларга һәм башкаручыларга ихлас рәхмәтебезне юлладык. Зур әтиебез Мәгърүф Зәйнегабетдинов төзегән бу йортта әниебезнең энесе Габделхәмит туган. Ул Начар авылы сылуы Габделсабир кызы Нәгыймә җиңгиебез белән тормыш корып бик матур тату яшәделәр, дүрт кызлары туды: Җәүдәт, Рая, Фая, Фира. Үсмер елларыбызда без дә еш кына аларга кунакка бара идек.

Карыш тавыннан күренеп торган, тал-тирәккә күмелгән Начар авылының яшел чирәмле урамнарын, яраткан Хәмит абыебызның һәм Нәгыймә җиңгиебезнең безгә сөйкемле карашларын һәм сүзләрен сагынып бара идек. Хәтта, 1932 елда булса кирәк, безгә Начар авылы җыенын да күрергә насыйп булды. Без, үзебез җигеп барган тарантаска утырып, купшылап җигелгән атлылар олавына кушылдык, атлылар тезмәсе авыл читеннән Яшелтауга барып җитәргә якын иде. Олаулардан гармун моңнары, җыр тавышлары ишетелә иде. (Җыеннар язгы чәчүләрдән соң, печән чаба башлаганчы оештырылган.
Яшьләргә очрашу, танышу урыны булган. Күңел ачу, кичке уен, кунаклар чакыру, туй йолалары үткәрелгән. Җыен турында „Татар энциклопедисе”ннән укырга була. 1999 елгы китап, 173нче бит).

1933 елгы корылык, ачлыктан соң Начар авылы җыены булмады, сабан туйлары да тукталып торды, ярлырак аерым хуҗалыклар дәррәү колхозга керде, авылларда крестьяннарның яңача тормышы башланды.

Хәмит абыебыз белән Нәгыймә җиңгиебезгә кызларын озак вакытлар курчалап, сөеп яшәргә насыйп булмады. Гитлер фашизмы илебезгә ерткычларча сугыш башлап, бөтен халкыбызны тирән кайгыга салды, шәһәр-авылларны җимерде, яндырды, 27 миллионга якын халкыбызны юк итте, миллионлаган ятим балалар, тол хатыннар калды.

Хөрмәтле Хәмит абыебыз да 1941 елның август аенда фронтка алынды һәм 1943 елның гыйнвар аенда „фронт юлларында һәлак” дигән мәңгелек кайгылы белдерүе килде.

Зур булмаган Начар авылыннан гына 150ләп ир-егет фронка алынып, алтмышлап кына яугир туган җирләренә җиңүне яулап кайталар. Илебезнең бәйсезлеге өчен алышта яу кырларында һәлак булган батырларның яткан җирләре тыныч булсын.

Начар авылында туып-үскән безнең хөрмәтле әниебез Галимә Мәгъруф кызына да сугыш җәзаларын байтак кичерергә туры килде. Башка колхозчы хатын-кызлар кебек караңгыдан-караңгыга кадәр эштә булу өстенә сигез балалы анага гаиләне туендырырга, балаларының өс-башын карарга, ике култык таягы белән генә йөри ала торган сугыш инвалиды — әтиебезне төрле төнәтмәләр белән өзлексез дәваларга кирәк иде.

Әтиебез Хаҗинур Шаһинур улы 43 яшендә фронтка алынды һәм ике ай Туймазы шәһәрендә әзерлек үтеп, бер батальон хәрбиләр белән бергә Ленинград блокадасын өзү өчен ярдәмгә, 2нче удар армия составына җибәрелде. Әмма 1942 елның март аенда бу армия үзе ярымкамауда кала. Армиянең биләгән позициясе күпчелек урман сазлыкларында була. Апрель аенда окоп, землянка казырга, басып торырга да коры җир булмый диярлек. Юллар өзелә, тыл белән элемтә туктала, азык-төлек, боеприпаслар алырга да юл булмый. Җиңел самолётлар оча алган көнне батальонга бер капчык сохари ташлыйлар, бер хәрбигә көненә 50 грамм төшә. Һава торышы явымлы яки болытлы булса, самолёт оча алмый, сохари да булмый. Хәрбиләр агач бөреләре, ылыс, каен тузы, нәрсә тапсалар, шуның белән туенырга мәҗбүр булалар. Хәтта күннән ясалган ат коралларын кайнатып ашыйлар.

„Атыш булмаганда төнгелектә якындагы биек агачларга менеп, зуррак ботакка утырып черем итә идек. Кулы ычкынып, берәрсе егылып төшсә, немецлар шул якка табан пулемёт, пистолет, автоматлардан ата башлыйлар иде”, — дип сөйләгәне хәтердә калган әтиебезнең. Шундый уш китәрлек җәфаланулардан аяклары туңып, шешенеп, тишелеп ага башлагач, әтиебезне медсанчастька җибәрәләр, аннан — госпитальгә. Рыбинск, Казан, Томск госпитальләрендә дәвалап та төзәтерлек булмагач, ике култык таягы белән өебезгә кайтарып җибәрәләр. Аның сул аягын кисәргә тәкъдим ясыйлар, ләкин әти ризалашмый. 1942 елның октябрь аенда әтиебез кайтты, сул аягына киез итек тә кия алмый, аяклары өши, көзән җыера. Сарык тиресеннән иркен оек тегеп киеп кенә азрак файда тапты. Акыллы, сабыр, бик эшчән һәм тәҗрибәле әниебез төрле үлән төнәтмәләре, солы саламы төнәтмәсе белән парлый-парлый әтиебезне аякка бастырды, култык таякларын ташлатты. Әмма әтиебезнең аяклары сызлавы, төннәрен нык көзән җыерып, түзә алмаслык тартышып авыртынуы әниебезнең дә, безнең дә җаныбызны өтте. Әти гомере буе шул чир белән җәфаланды, 70 яшендә гүр иясе булды.

Камауда калган 2нче удар армиянең фаҗигаләре, язмышы, хәрбиләрнең ничек җәфаланулары турында „Советская Россия” гәзитенең 1987 елның 12 августында чыккан санында тулы дүрт бите язылган иде. Татар шагыйре Муса Җәлил дә 2нче удар армиянең „Отвага” гәзитендә хәбәрче булып хезмәт итә һәм берничә тапкыр яралана. Ул 1942 елның 26 июнендә каты контузия алып, аңын югалтып, фашистлар әсирлегенә эләгә. Камалышта калган, яраланган, хәлсезләнгән хәрбиләрнең ун меңләбе әсирлеккә эләккән, тагын шул чамасы ачлыктан, яралардан, туңып үлгән. Аларның күбесен, байтак еллар үткәч, документлары телгәләнеп беткәч, күмгәннәр. Мөгаен, аларның күпләре „Хәбәрсез югалганнар” исемлегенә кергән булгандыр. Ленинградское шоссе буенда Мясной бор посёлогында солдат каберлекләре бик тә күп булган...

Бу язмамда мин тагын да хөрмәтле һәм изгелекле зур әтиебез Мәгърүф Зәйнегабетдин улы башкарган игелекле эш-гамәлләрнең дә кайберләрен ассызыклап үтәм. Таш нигездә төзелгән өе йөз елдан ары тора инде. Эченә кереп яшәрлек хәлдә: кыйгаймаган да, мескенләнмәгән дә. Таш белән бурап эшләнгән коесы да шул заманнардан бирле бу төбәк халкын тәмле һәм чиста суы белән тәэмин иткән, әле дә яхшы сыйфатта тора. Ул кое чиста суы белән биш-алты буын халыкны төрле йогышлы чирләрдән саклаган, җәфасыз яшәргә ярдәм иткән, дип аңларга мөмкин, минемчә. Зур әтиебез үзенең йортында атлар җигеп эшләтә торган тары суырткычы корып, авыл халкының тормышын бераз җиңеләйткән. 1921нче һәм башка корылыклы елларда ачлыктан йөдәшә башлаганнарга да ярдәмләшә торган булган. Авылның мәчетен төзү өчен 1890нчы елларда акчалата сиземле ярдәм күрсәткән. Мәгърүф зур әтиебезнең гаиләсе ялланган эшчеләр тотмаган. Барча эшне, басу эшләрен дә, уллары, кызлары, киленнәре башкарганнар. Харис бабай 1882 елда туган. Дүрт ел герман сугышында катнашып кайтып, үз тормышын корып, алты ул тәрбияләп үстергән. Алар Пермь, Свердловск өлкәләрендә гаиләләре белән яшиләр. Габдраһим бабай 1887 елда туган. Авылда тормыш болгана башлагач, якынча 1929 елда гаиләсе белән китеп, Югары Пышма шәһәренә барып, эшкә урнашалар. Өч ул, өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Габдрафик бабай якынча 1915 елда герман фронтында һәлак була. Менә шулай Мәгърүф зур әтиебезнең балалары һәм оныклары зур гаиләләрдә яшәп, игелекле эшләр башкарып яшәделәр, илебезгә хезмәт иттеләр. Авыл халкы өчен Мәгърүф Зәйнәгабетдиновның башка игелекле эшләре байтак булганлыгы 2016 елда чыккан „Начар авылы тарихы” китабында да чагылган.

Хөрмәтле Хәмит абыебыз зур әтиебезнең иң кече улы була. Ул яшьлегендә Кызыл Армиядә Урта Азия төбәкләрендә хезмәт итеп, абруй казанып кайткач, авылда да җаваплы эшләр башкара. Колхозлар оеша башлагач, алар үзләренең атлар җигеп эшләтә торган чәчкечләрен, ургычларын, молотилкаларын, җилгәргечләрен һәм атларын колхозга тапшыралар. Хәмит абыебыз һәм Нәгыймә җиңгиебез бик кешелекле, сабыр холыклы, инсафлы булдылар. Кала капкасын бервакытта да бикләмәделәр, төннәрдә йортларындагы коеларыннан су алырга килүчеләргә дә борчылмадылар. Ирен сугыштан көтеп алалмаса да, итәгатьле җиңгиебез бик тырышып, тормыш авырлыкларын җиңеп, кызларын аякка бастырып, башлы-күзле итеп, оныкларын сөеп, беркадәр җан тынычлыгы алып яшәде. Яткан җире тыныч булсын инде бахырның.

Мәгъруф зур әтиебез төзегән һәм яшәгән өйне, йортны „Агач эш кораллары” музее итеп куллану кирәклеге турындагы уй-фикерләрне мин һәм минем сеңелләрем, Вәсилә һәм Мөнәвәрә, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, хуплыйбыз. Бу гамәл бигрәк тә яшь буынны авыл хуҗалыгына җәлеп итүгә файдалы булачак, дип уйлыйбыз. Хәзерге яшь буын вәкилләренең күпләре белми дә ата-бабаларыбыз нинди авырлыклар белән иген иккәнен, крестьян тормышын ничек алып барганын, нинди эш кораллары кулланганын. Бәлки, бу гади эш кораллары белән танышып, әле төрле тармакларда кулланыла торган механизмнар белән чагыштырып, авыл хуҗалыгында һәм төзелештә эшләрнең күпмегә җиңеләйгәнен аңларлар иде дә, ничек ул механизмнарны отышлырак куллану турында уйланырлар иде. Авыл хуҗалыгы эшләре барышын телевидение дә сирәк күрсәтә бит. Хәзер техниканы сатып алу да бик четерекле мәсьәлә, яхшырагы кыйммәт була.

Урындагы Хакимият җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелеге, хәстәрлекләре җитеп, Мәгъруф зур әтиебезнең шушы язмамда сурәтләнгән, йөз елдан ары хезмәт иткән өен һәм коесын, аларны күрүчеләрне хәйран калдырып, озак еллар тарихи күргәзмә итеп яшәтсәләр иде, дигән теләктә калабыз.

Ихтирам белән Мәгъруф Зәйнегабетдиновның оныклары:
Шәрипова Вәсилә Хаҗинур һәм Галимә кызы, 88 яшендә, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны;
Сәлимгәрәева Мөнәвәрә Хаҗинур һәм Галимә кызы, 87 яшендә, Бөек Ватан сугышы һәм авыл хуҗалыгы хезмәте ветераны;
Шәйнуров Фәүзи Хаҗинур һәм Галимә улы, 80 яшендә, авыл хуҗалыгы хезмәте ветераны;
Бу язманы башкаручы Шәйнуров Әсхәт Хаҗинур һәм Галимә улы, 90 яшендә, Бөек Ватан сугышы, педагогик һәм хәрби хезмәт ветераны.