„Правда” җәмгыяте туңга сөрү буенча лидер

20 Октябрь, 2017 - 16:02

„Правда” җәмгыяте районда ноу-тилл технологиясе кулланган бердәнбер хуҗалык. Үзенчәлекле ысул буенча эшләгән җәмгыятьнең туңга сөреп калдыру буенча да күрсәткечләре югары. Биредә 18 кеше эшли. Быелгы урып-җыю барышында правдалылар 42025 центнер бөртекле культуралар җыеп алганнар. Җирләрне туңга сөрү буенча лидер — тракторчы Наил Хәмәтнуров та биредә көч сала.

Бүген „Правда” җәмгыяте эшчеләре үзләре хезмәтләндергән техниканы юып, кышкы сакка әзерләү белән мәшгуль. Быелгы елга йомгак ясаганда, ярыйсы уңышларга сөенергә урын бар. Правдалылар 2560 гектардан 43 мең центнерга якын ашлык җыеп алганнар. Бөртекле культураларны аерым әйтеп үткәндә, 29 гектарда уҗым бодае урнаштырылган булган, 100 гектрада — арыш, 138 гектарда — сабан бодае, 400 — гектарда арпа, 350 гектарда — солы, 300 гектарда тары культуралары чәчеп, аларны җыеп алганнар. 581 гектарда терлек азыгы культуралары чәчелгән булган.

Эшчеләр Зәбир Хәйруллин, Зәнфир Шәймәрдановлар озак еллар биредә көч салалар. Водитель Зәнфир Шәймәрданов урып-җыю барышында басудан ындыр табагына 11596 центнер ашлык ташыган. Комбайнчы Айдар Заиров „Палессе” комбайнында 6797 центнер ашлык суктырып алган. Өлкәннәргә алмашка яшьләр килүе дә отышлы.

Күптән түгел биредә эшли башлаган Наил Хәмәтнуров та үзен тырыш механизатор итеп таныткан. Наил Фәрит улы туңга сөрү буенча районда алдынгы урынны били. Ул 1100 гектар мәйданда җирләрне туңга сөргән. Язгы кыр эшләре барышында К-700 тракторы белән 800 гектарда җирләрне эшкәртеп, чәчү эшенә үз өлешен керткән.

—Наил бер эштән дә читләшми. Кирәк икән тракторда эшли, кирәк икән комбайнга утыра. Җирләрне дә сөрә, чәчә. Саламын да ташый, печәнен дә рулоннарга кыса. Бик тырыш, булсынга эшли, —диләр аның хакта җитәкчеләре.
Алдагы уңыш хакында хәстәрләп, киләчәк хакында кайгыртып яши бүген правдалылар.
Рифина НИГАМӘЕВА.