Иң көчле шашка уйнаучы укучылар ачыкланды

20 Октябрь, 2017 - 11:51

18нче октябрь көнне мәктәп укучылары арасында шашка уены буенча ярышлар оештырылды. Интеллектуаль спорт бәйгесендә 11 белем бирү учагыннан укучылар көч сынашты.

Командалар арасында Ялангач гомуми белем бирү мәктәбе укучылары беренче урынны яулады. Түбән Сикияз урта мәктәбе командасы —икенче, Штәнде урта мәктәбе командасы өченче урыннарга лаек булды.

Шәхси беренчелектә 2003—2004 нче елда туганнар арасында Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучысы Илдар Кәримов — беренче, Ялангач гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Андрей Минулов — икенче, Иске Уразай мәктәбе укучысы Заһит Ихсанов өченче урыннарга лаек булды.

Кызлар арасында Югары Карыш урта мәктәбе укучысы Лариса Хабирова— беренче, Штәнде урта мәктәбе укучысы Эльвина Талипова— икенче, Түбән Сикияз урта мәктәбе укучысы Филина Зайдуганова өченче урыннарга чыктылар.

2005—2006нчы елларда туган ир-егетләр арасында Түбән Иванай урта мәктәбе укучысы Кирилл Минелгалиев— беренче, Ялангач гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Кирилл Минулов — икенче, Иске Тимкә урта мәктәбе укучысы Риналь Сәфәров өченче урыннарга лаек булды.

2005—2006нчы елларда туган кыз балалар арасында Ялангач гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Кристина Бадамшина — беренче, Искә Тимкә урта мәктәбе укучысы Динара Кашапова — икенче, Түбән Иванай урта мәктәбе укучысы Надежда Кугубаева өченче урыннар белән билгеләнделәр.

Шәхси беренчелектә призлы урыннар яулаган егет һәм кызлар финал уеннарында районыбыз данын яклап чыгыш ясаячак.