Райондашларыбыз волейбол ярышларына юлланды

19 Октябрь, 2017 - 14:49

19нчы октябрьдән алып 22 октябрьга кадәр Уфада республика беренчелегенә волейбол буенча ярышлар үткәрелә. Безнең районнан бу ярышларга балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Айрат Садыковның тәрбияләнүчеләре, 2001нче һәм 2002нче елларда туган 9 яшүсмер юлланды. Аларга уңышлар юлдаш булсын. Җиңү яулап кайтсыннар.