Алдынгы комбайнчы — „Дильмиев” предприятиесендә

19 Октябрь, 2017 - 14:14

Быел һава шартлары игенчеләрне зур сынау алдына куйды. Моңа карамастан быел уңыш мулдан, „Дельмиев” предприятиесендә дә бөртекле культуралар уңган. Җирләргә ашлама кертү, дөрес технология белән эшкәртү нәтиҗәсез калмаган. Зур көч салып үстерелгән игеннәрне җыеп алган иң өлгер, уңган тырыш комбайнчы биредә эшли.

Җәмгыятьтә уңыш югары. Уҗым бодае 135 гектарда урнаштырылган булган, гектарыннан 34 центнер уңыш суктырып алганнар. Арпаның уңдырышлыгы гектар исәбенә 27 центнер тәшкил иткән. Солыны гектарыннан— 25, сабан бодаен 26 центерга якын алганнар.
Иске Янбай авылының тырыш егете— комбайнчы Рәвиз Малик улы 7нче сыйныфны тәмамлау белән комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Мәктәп елларында ук кулына таныклык ала, хәрби бурычын үтәп кайткач, туган авылында төпләнә, „Чулпан” колхозында хезмәт юлын башлый.

—Комбайнчы Камил Хөснуллинның ярдәмчесе булып эшли башладым. 1985нче елда Пермь өлкәсендә хәрби бурчымны үтәп кайтканнан соң, колхоз рәисе Мөдәрис Шакиров чакырып алып: „Ике эш урыны бар, берсе комсомол секретаре, икенчесе комбайнчы, кайсысына башлыйсың?”—диде. Мин комбайнчы булуны өстен күрдем. „Колос” комбайны иң тәүге техникам булды, —ди Рәвиз Шакиров.

Утыз ике ел дәвамында Рәвиз Шакиров басуларны иңли. Туган як басуларының һәр чокыры аның өчен таныш. Булсын дип, тырышып эшләгән комбайнчы ул.”Дильмиев” предприятиесендә эшли башлавына да 10 ел узып киткән.
Быел ул 800 гектардан артыграк мәйданда урып-җыю эшләре башкарган, 17 мең центнерга якын ашлык суктырып алган. Урып-җыю вакытлары узгач ул һөнәрен алыштыра, чит тарафларда торбалар салу машинисты булып эшен дәвам итә.
Рифина НИГАМӘЕВА.