Районның иң өлгер, уңган водителе

19 Октябрь, 2017 - 12:09

Әнис Ханов районда иң күп күләмдә басулардан ындыр табагына ашлык ташыган водитель. Аның быелгы күрсәткече 17 мең центнерга тиң. Иске Янбай авылы егете армия сафларыннан соң 1 ел дәвамында „Чулпан” колхозының башлангыч комсомол оешмасы секретаре булып эшли. Механизатор, водительләрнең ул вакытта абруйлары аеруча зур булуы егетне янә руль артына утырта. Ул Зил машинасы водителе булып эшли башлый. Арытабан тракторчы, комбайнчы булып көч сала. Тугыз ел берөзлексез „Нива” комбайнында эшли. ДТ-75 тракторы белән җир сөрә, культивация ясый, эскерт тарттыра. „Дельмиев” предприятиесендә дә 7 ел КамАЗ водителе булып эшли.
—Быел иген уңды. Эш вакытында туктап, сөйләшеп тору түгел, хәтта төшеп торган чакларым бик сирәк. Ашлыкны ындыр табагына кайтаргач та эш бетми. Быел ашлык юеш. Киптерер өчен район үзәгенә илтәбез. Иске Янбай тегермәненә һәм амбарга ташыйбыз, —ди өлгер водитель Әнис Саяфетдин улы.
Гаиләдә дә өлгеле кеше ул. Тормыш иптәше белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр.