КЕМНЕ МАКТАП, КЕМНЕ КОТЛАП ШАУЛЫЙ ТУПЫЛЛАР?

18 Октябрь, 2017 - 17:04

1967 елның 17 октябрендә Яңа Балтач авылы уңганнары Фидая һәм Фиат Фәтхинуровларның икенче баласы — уллары якты дөньяга аваз сала. Илләр гизәр, дөнья күрер, иле өчен кирәкле кеше булып үсәр дип теләкләр теләп Илгиз исемен кушалар.

Фиат Мөбәрәк улы — Яңа Балтач авылының гына түгел, районның хөрмәтле кешесе. Аның 45 ел гомере, фидакарь хезмәте „Урал” колхозына багышланган. Механик та, зоотехник та, рәис урынбасары да була — кайда кушсалар, шунда бар көчен салып, тынгы белми эшли Фиат Мөбәрәк улы. Фидая Сәүбән кызы бик яшьли әтисез калып, 14 яшеннән колхозга эшкә чыга. Күп еллар колхозда хезмәт салганнан соң, 22 ел почтальонка була. Өйдән-өйгә йөгерә-йөгерә авылдашларына хат-хәбәрләр илтә ул. Авыру булуына, ялгызлыгына карамастан, бүген дә яшәгән төяген ташламый, авылдашлары арасында Яңа Балтачта гомер кичерә Фидая апа.

Илгиз тормышында тәүге үзаллы адымнарын 1983 елда, Яңа Балтач сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач та ясый. Һәм бу адым аның бөтен арытабангы һөнәри юлын билгели. Ул Нефтекама шәһәрендәге нефть техникумының элемтә бүлегенә укырга керә һәм дүрт елда аны яхшы билгеләргә генә тәмамлап чыга.

Илгизне юллама белән Рязань шәһәренә җибәрәләр. Менә шулай әти-әнисенең юраганы юш килеп, илне гизә Яңа Балтач малае. Ул Приокский ПТУСта — ягъни, элемтә производство-техник идарәлеге лабораториясендә электромеханик булып хезмәт юлын башлый. 1987 елдан алып 1992 елга кадәр шушы урында, бераздан инде инженер вазифасында эшли Илгиз Фиат улы.

СССР киңлекләреннән командировкалардан кайтып керми егет. Яңа җиһазларга монтаж ясый, эшләтеп җибәрә. Шул биш елда кайда гына йөрергә туры килми Фидая белән Фиатның илләрне гизәр улына: Прибалтика, Украина, Белоруссия, Себер тарафлары аның эзләрен, яхшы эшләрен саклый. Бик сагынып искә ала ул елларын Илгиз.

Шулай уңышлы эш һәм тормыш барганда, әнисенең каты авыруы турында хәбәр килә. Йоласы шул: кече малай ата-ана һәм туган нигез өчен җаваплы. Кайтып, әнисен дәвалауга бөтен көчен сала Илгиз. Газиз кешесе терелгәч, туган районында калырга карар итә.

1992 елда „Агропромэнерго” җәмгыятендә электромонтер-контролер булып эшкә урнаша. 1993 елда яңа микрорайонда өй төзи башлый. Әти-әнисенең ярдәмен тоеп, өч ел эчендә яңа өйне салып керә. Һәм шул ук елны булачак тормыш иптәшен — Текән авылы кызы Миләүшәне очрата. 1996 елның август аенда гөрләтеп туй уздыралар, ике яшь йөрәк бергә кушылып гаилә кора.

1996 елның ноябрь аенда Илгиз Фәтхинуровны район элемтә үзәгенә баш инженер итеп тәгаенлиләр. Соңрак директор вазифасына үрләтелеп, ул биредә 2002 елның май аена кадәр эшли. 2002 елда Илгиз Фиат улы читтән торып Башкорт дәүләт университетының физика факультетын тәмамлый. Элемтә үзәкләрен башка районнардагылары белән берләштерә башлаган чор бу. Илгиз Фәтхинуров беркая да китми. Хезмәт юлын туган районында дәвам итә. Балтач май заводында баш инженер, аннары район типографиясендә директор булып эшли.

Илгиз Фиат улы һәм Миләүшә Ринат кызы бер-берсен ярты сүздән аңлап, тату гомер кичерәләр. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләрен көтеп алган, балдай татлы балаларын яратып-сөеп үстергән еллары агыла. 1997 елда — кызлары Резеда, 2000 елда уллары Алмаз туа.
2003 ел — Илгиз Фиат улының хезмәт биографиясендә кискен борылыш ясаган ел. Ул Балтач „Сельэнерго” җәмгыяте генераль директорының электр энергиясен сату буенча урынбасары булып эшли башлый. Озак та үтми бу өлкәдә яңа структура барлыкка килә. Башкортстан энергия сату компаниясе — кыскача әйткәндә ЭСКБ җәмгыяндә участок начальнигы булып эшли башлый Илгиз Фиат улы. 13 ел тарта ул бу йөкне. Шул дәвер эчендә участокны барлык күрсәткечләр буенча да республикада алгы позицияләргә чыгаруга ирешә. Шушы уңышларга карап, 8 район кергән Нефтекама зонасында беренчеләрдән булып нәкъ Иске Балтачта яңа клиент офисы төзелә. 2016 елда яңа офис бинасын ачу тантанасы үтә.

Илгиз Фәтхинуров кайда гына эшләсә дә, нинди вазифалар биләп, нинди генә үрләр яуласа да, һәрвакыт кешелекле, ярдәмчел булып кала белә. Ул туры сүзле кеше, алдашуны, икейөзлелекне яратмый. Шуңа күрә аны дуслары һәм хезмәттәшләре хөрмәт итә. Илгиз Фиат улының яхшы якларыннан тагын берсен билгеләп үтәсе килә: ул һәрбер эшне җиренә җиткереп башкарырга тырыша.

Бүгенге көндә Илгиз Фәтхинуров ЭСКБның Борай-Балтач участогында энергия сату буенча инженер вазифасында тырыш хезмәтен сала. Гаиләсе белән һәр килер көнгә кунаып, һәр ел мизгелендәге эшләрне чәмләнеп эшләп, матур гомер кичерәләр. Үрнәкле гаиләдә тәрбия алган балалар — тормышта канат ныгыталар: Резеда Уфа дәүләт нефть-техник университетының кунакханә-туризм факультетында, Алмаз Уфа ягулык-энергетика колледжының энергетика факультетында 3нче курста белем алалар.

... Иске Балтач авылының ямьле Болын урамы. 12нче санлы йорт. Йорт алдында тезелеп үскән пирамидаль тупылларның яфраклары талгын җилгә шыбырдашып серләр сөйли. Уңган кешеләр яши бу өйдә, булдыклы кешеләр, дип сөйли төсле алар. Сандык кебек өй дә, йорт куралары да һәр ел саен хуҗа кулын, хәстәрлеген татып, яңартылып тора. Фантазиягә бай хуҗабикә — һәрвакыт иҗади юнәлештә эшләүче, матурлык тудыручы Миләүшә Ринат кызы белән оста куллы, тиктормас Илгиз Фиат улы нәрсә генә уйлап тапмый! Чәчәкләр үстерүдә, йорт бизәүдә, бакчачылыкта, дизайн өлкәсендә һәрвакыт алдынгы алар. Шулай дәвам итсен! Авыл күрке, балалар таянычы, дусларга маяк һәм әниләрегезгә терәк булып булып озак еллар бәхетле яшәгез, Фәтхинуровлар!