Алдынгы механизатор

18 Октябрь, 2017 - 14:25

„Мотор” җәмгыятенең ургыч машинисты Владимир Антропов зур чыгымнар тотып үстерелгән игеннәрне түкми-чәчми җыеп алуда үз тырышлыгын сала. Районда игеннәрне тезмәләргә салуда беренче урынны били. Владимир Николаевич быелгы урак чорында 1380 гектарда эш башкарган. Тырыш механизатор „Беларусь” тракторында бөртекле культураларны тезмәләргә сала.

—Быел уңыш мулдан булды. Бу механизаторларның язгы хезмәт нәтиҗәсе. Арыш, солы, уҗым һәм сабан бодайларының уңышы югары. Борчак та уңды быел. Һава шартлары бозылып китү сәбәпле, 50 гектарда бодай культурасын җыеп аласы калды, —ди Владимир Антропов.

Владимир Антропов 35 ел механизатор стажына ия. 1982 елның 1 июлендә Тельман исемендәге колхозда механизатор буларак хезмәт юлын башлаган ул. Озак еллар водитель булып эшләгән. Язын, кїзен басу уртасында булса, кышын — салам ташу, фураж тарттыру эшләрендә. Кыш кїне туган авылы —Курачта юлларны кардан тазарта.

— Мин Курачта тудым, шунда гомер буе тырышып эшләдем, гаилә кордым.
Тормыш иптәше Наталья белән улыбыз Андрейны тәрбияләп үстердек. Туган җирдә эшләүдән авырсынмадык. Хәзер яшьләрнең күбесе чит якларга китә,— дигән үкенечен җиткерде ул.