Йодны кем уйлап тапкан?

17 Октябрь, 2017 - 09:04

1911нче елны француз галиме Бернард Куртуа үзенең лабораториясендә эшләп утырганда, яраткан мәчесе берсенә — күкерт кислотасы, икенчесенә диңгез үсемлекләре суы салынган савытларны өстәлдән ялгыш бәреп төшерә. Идәнгә җәелгән ике эремәдән зәңгәрсу-шәмәхә төстәге пар бөркелә башлый Бу әлегә таныш булмаган химик элемент йод була да инде.