ТҮБӘН КАРЫШТА БЕРЬЮЛЫ ӨЧ ТАНТАНА БУЛДЫ

16 Октябрь, 2017 - 15:24

1900 кеше яшәгән 9 авылны берләштергән Түбән Карыш авыл биләмәсендә 13нче октябрь көнне берьюлы өч тантана булды: Түбән Карыш авылында подрядчы оешма „Арлан промысел юллары” җәмгыяте һәм субподрядчы Балтач юл төзү һәм төзекләндерү идарәсе тарафыннан төзелгән асфальт юл, махсус программага кертелеп БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы тарафыннан финансланып, эшкуар Илшат Миргазов тарафыннан төзекләндерелгән чишмә, „Бердәм Русия” партиясенең „Реаль эшләр” проекты чикләрендә „Ремстройсервис” җәмгыяте тарафыннан эшләнелгән истәлекле бакча ачылды.

Сайтны укучылар игътибарына чарада чыгыш ясаучы Ринат СӘИТОВның телмәрен т әкъдим итәбез. Ә чара турында мәкаләне гәзитебезнең иртәгәге санында укый аласыз.

Кадерле авылдашлар! Хөрмәтле килгән кунаклар, мөселман кардәшләребез!

Башкортстанның олы бәйрәмен — Республика көнен билгеләп үткәннән соң Түбән Карыш авылында өч истәлекле чара: асфальт юлны, Мөнир мулла истәлегенә культура һәм ял итү паркы һәм Баһан чишмәсен ачу тантаналары үтә. Моның сәбәпчеләре — Мөнир мулла нәселенең эшлекле бер ботагы булган Ильяс Яхия улы Мөниров һәм инициативалы, булдыклы Түбән Карыш авыл биләмәсе башлыгы Әнәс Гасыйм улы Шәяхмәтовлар.

Тарихны белмәгән кешенең киләчәге юк икәнен без яхшы аңлыйбыз. Без авыл тарихын җентекләп өйрәнергә, аны саклап, буыннан-буынга күчереп барырга тиешбез — чөнки без тарихта эзлебез.
Минем зур әтием — сугыш һәм хезмәт ветераны, Кызыл Йолдыз ордены, „Батырлык өчен”, „Хәрби хезмәт күрсәткәне өчен”, „Будапештны азат иткән өчен” һәм башка бик күп медальләр кавалеры старшина Гата Йосыпов авылда беренче булып мәктәп ачып, күп еллар аның директоры булган. Аның әтисе Мөхәммәтйосып Каһарманов Түбән Карыш авылының беренче указлы мулласы. Мөхәммәтйосыпның әтисе Каһарман Фәйзуллин Түбән Карыш авылының 3нче мишәр кантоны зауряд походный старшинасы булган һәм башкорт-мишәр полкына командалар әзерләп җибәреп торган.
Мөхәммәтйосыпның өе әлеге Хәниф абый Гайнетдиновның иске өе урынында булган, күл буенда аның мәчете урнашкан. Иман, мәгърифәт нурларын беренчеләрдән булып авылга ул чәчкән.
Түбән Карышта бөтен мулла-мәзиннәрнең тормышы һәм эшчәнлеге Мөхәммәтйосып Каһармановка барып тоташа.

Мөнир мулла да Мөхәммәтйосып традицияләрен лаеклы дәвам итүче билгеле шәхес ул. Ул мәдрәсәдә ислам дине кануннарын, төрле фәннәр нигезен генә өйрәтеп калмаган, авылдашларына медицина ярдәме дә күрсәткән, укытучылар династиясенә нигез салган. Алар арасында рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әминә апа, орденлы һәм бик күп званияле Яхия абый, химия, география укытучысы Хәдис абый, химия, биология укытучысы Фәнүс, математика, информатика укытучысы Фәнзәви Мөнировлар, рус теле һәм әдәбияты укытучылары Дамир, Рания һәм Ралия Шәймәрдановалар бар.

Әлеге көннәргә килгәндә, Түбән Карышка иман нурын авылдашыбыз Ринат Галимов алып кайтты. Ул үзенең зур тырышлык һәм уңганлык белән тир түгеп алган акчаларына авылыбыз уртасына искиткеч матур, мәгърур мәчет салдырып куйды. Мәчетебез авылыбызның күрке булып истәлекле урынына әйләнде һәм изге догаларын ишеттереп үзенә тартып тора. Авыл халкы Галимов Ринат Нәҗип улына бигрәк рәхмәтле һәм аңа тазалык-исәнлек, бәхет-шатлыклар тели.

Бүгенге көндә Түбән Карыш авылы муллаларының данлы традицияләрен авыл мулласы Гайнулла Бәдертдинов лаеклы дәвам итә.

Түбән Карыш авылыннан бик күп күренекле шәхесләр чыккан. Дан орденының тулы кавалеры Рифкать Тукаев кына да ни тора! Авылыбызда туып-үскән күренекле кешеләр арасында фән докторлары һәм кандидатлары, бик күп званиелы һәм орденлы кешеләр, галим, конструктор, укытучы, табиблар, авыл хуҗалыгы эшчәннәре, оешма һәм фирмаларда җитәкче булып эшләүчеләр бар. Ләкин аларның авылга өч тиенлек файдалары да тимәде. Авылда мәктәп тә төзи алмадылар, дәваханә белән „Сельхозтехника” бүлекчәсен дә саклап кала алмадылар.

324 яшьлек авылдан (архив материалларыннан күренүенчә, Түбән Карыш авылы төзелгәнче аның исеме Байбүре булганы билгеле) 2017 елда бер булдыклы, кулыннан эш килә торган, авылга һәм авылдашларына ярдәм кулы сузган бер кеше табылды. Ул да булса Ильяс Яхия улы Мөниров. Сикәлтәле Балтач юлын ул тип-тигез асфальт юлына әйләндерде.Ә авыл эчендәге чокыр-чакырлы баткак юлларга асфальт җәйдерде. Без Ильяс Мөнировка бигрәк рәхмәтлебез. Балаларның шатланышып авыл юлыннан велосипедларда һәм роликларда чапканын күрсәгез! Бала күңелен күргән, аларның рәхмәтен ишеткән кеше чиксез бәхетле, чын иманлы кеше икәненә ышанырсыз, дип уйлыйм.

Дистә еллар үтәр, ләкин авыл тарихына бу юлны Ильяс Мөниров салдырган, бу Ильяс юлы дип кереп калырына һич шигем юк.