ҖИРЛӘРНЕҢ КАТЕГОРИЯСЕН ҮЗГӘРТКӘНДӘ

16 Октябрь, 2017 - 15:12

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә юл буе кафелары, көнкүреш калдыклары чүплекләре, автомобильләр заправкалау станцияләре һәм башка объектлар төзегән очракта бу җирләрне иң элек башка категориягә күчерү мотлак.

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексы 8.8нче статьясының 2нче өлешендә каралган хокук бозу очракларын кисәтү йөзеннән физик һәм юридик шәхесләргә бу турыда аңлатма бирү һәм күчерү тәртибе белән таныштыру мөһим.

„Җирләрне һәм җир участокларын бер категориядән икенчесенә күчерү турында”гы 172нче Федераль законның 2нче статьясына ярашлы, моның өчен башта җирне башка категориягә күчерүне үтенеп гариза язырга кирәк. Гариза дәүләт власте башкарма органына яки гаризаларны карарга тиешле урындагы үзидарә органына бирелә.

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә карата (Русия Федерациясе милкендәге җирләрдән тыш) гариза эчтәлеге һәм документлар исемлеген РФ субъектларының власть органнары билгели.

Гариза эчтәлегендә участокның кадастр номеры, җир участогы составына кергән җирнең категориясе һәм күчерергә үтенелгән категория, җир участогын бер категориядән икенчесенә күчерүнең сәбәбе, җир участогына хокук күрсәтелергә тиеш. Шулай ук гариза белән бергә юридик шәхесләрнең яки шәхси эшкуарларның Бердәм дәүләт реестрыннан өземтә, участок хуҗасының җирне бер категориядән икенчесенә күчерергә ризалык язуы тапшырыла (югарыда әйтелгән статьяның 4нче, 4.1нче пунктлары).
Гариза ике генә очракта каралмаска мөмкин: аны тиешле кеше язмаса һәм яраксыз документлар тапшырылса. Икенче очракта каралмау сәбәпләре күрсәтелеп гариза кире кайтарыла (3нче пункт).

РФ субъектының дәүләт власте башкарма органы яки урындагы үзидарә органы гариза тапшырылганнан соң ике ай дәвамында (РФ Хөкүмәте — өч ай дәвамында) җирләрне яки җир участокларын бер категориядән икенчесенә күчерү яки күчермәү турында акт кабул итә. Шуннан соң 14 көн эчендә акт гариза язучы кешегә җибәрелә (кадастр исәбе органына — 5 көн эчендә). Кертелгән үзгәрешләр турында кадастр исәбе органы җир участоклары хуҗаларына, шулай ук күчемсез милеккә хокукларга дәүләт теркәве үткәрү органнарына хәбәр итә.

Әгәр участок авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр составыннан башка категория җирләренә законны бозу юлы белән күчерелә икән, күчерү турында карар гамәлдән чыгарыла. Әмма шуны да билгеләп үтәргә кирәк: законсыз алынып, башка категориягә күчерелгән җирнең хуҗасына мондый карарны гамәлдән чыгару белән бәйле чыгымнарны кайтару бик авыр булачак.

Чулпан ГӘРӘЕВ,
БР буенча Русия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсенең дәүләт җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы.