ӨЛКӘН ЯШЬТӘГЕ КЕШЕЛӘРНЕ ГАИЛӘГӘ КАБУЛ ИТҮ

16 Октябрь, 2017 - 15:05

2016 елның 2нче декабрендә республикада „Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны кабул итү гаиләләре турында”гы 432нче закон кабул ителде. Закон өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның яшәү сыйфатын яхшыртуга, аларны өй шартларында даими тәрбияләү белән тәэмин итүгә, социаль ялгызлыкны кисәтүгә юнәлтелгән.

Кабул итү гаиләсе — башка кеше тарафыннан даими тәрбиягә мохтаҗ өлкән яшьтәге кешенең һәм аны тәрбияләүченең килешү нигезендә бергә яшәве һәм гомум хуҗалык алып баруы. Кабул итү гаиләсенә башка кешенең даими тәрбиясенә мохтаҗ 65 яшьтән өлкән гражданин яки инвалид урнаштырылырга мөмкин. Тәрбияче — балигъ булган, республика территориясендә даими яшәүче, өлкән яшьтәге кешене яки инвалидны гаиләсенә кабул итәргә, аңа дәвалау буенча, көндәлек-кирәк яраклар белән ярдәм күрсәтергә, бергәләп хуҗалык алып барырга теләк белдерүче гражданин. Кабул итү гаиләләрен оештыру вәкаләтләре гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү районара үзәкләренә, опека һәм попечительлек органнарына бирелде.

Кабул итү гаиләсе әгъзалары сәламәт булырга тиеш. Документлар туплаудан тыш (учреждениеләрдә яки рәсми сайтларда исемлеге бар), тәрбияче булырга теләк белдерүче кешенең балигъ булган гаилә әгъзаларының язма ризалыгы кирәк. Безнең үзәк белгечләре, документлар белән танышканнан соң, кабул итү гаиләсен оештыру мөмкинлеге яки мөмкин булмавы турында карар чыгара.

Кабул итү гаиләсендә яшәү бер айдан алып берничә елга кадәр сузылырга мөмкин. Тәрбиячегә 6200 сум күләмендә түләү каралган. I группа инвалидны яки 80 яшьтән өлкән кешене тәрбияләгән очракта түләү 30 процентка артыграк — 8060 сум. Бу суммалардан керем салымы тотылмый.

Ике якның теләге нигезендә, кабул итү гаиләсе тәрбияченең өендә дә, өлкән яшьтәге кешенең йортында да яши ала.

Тәрбияче, өлкән яшьтәге кеше һәм халыкны социаль хезмәтләндерү республика үзәге арасында өч яклы килешү төзү мотлак. Килешү өлкән яшьтәге кешене, инвалидны, шулай ук тәрбиячене дә яклый. Килешү төзелгәнгә кадәр алар белән психолог аралаша, киләчәктә килеп туарга мөмкин авырлыклар турында аңлата. Иң мөһиме: гаиләдә ике якка да уңайлы мохит тудыру, ялгыз әби яки бабай өчен якын кешегә әверелү. Килешү белән бергә кабул итү гаиләсенең паспорты эшләнә. Бу документ өлкән яшьтәге кешеләрнең ихтыяҗлары канәгатьләндерелүне контрольдә тотарга, гаилә эшчәнлегенең юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итә.

Кабул итү гаиләсенең өлкән яшьтәге кеше өчен социаль мөһимлегенә дә игътибар итәргә кирәк. Беренчедән, аны кайдадыр яшәргә урнаштыру мәсьәләсе чишелә, икенчедән, даими тәрбия тәэмин ителә. Моннан тыш, кулыннан килгән кадәр өй эшләрендә булышып, өлкән яшьтәге кеше үзенең кирәклеген тоя башлый, ә бу, үз чиратында, аның тормыш белән кызыксынуын яңадан кайтара.
Кабул итүче як өчен дә яңа статус файдалы: ул ярдәм итү теләген тормышка ашыра, өстәмә табыш ала. Авылда яшәүчеләр өчен монысы да мөһим. Әмма шунысын искәртергә кирәк: бу вакыт тәрбияченең хезмәт стажына керми.

Кабул итү гаиләсен оештырып булмый торган берничә очрак бар. Якын туганнар арасында кабул итү гаиләсе булдырылмый. Махсус медицина ярдәменә мохтаҗ кеше мондый гаиләгә урнаштырылмый. Гаиләнең бер генә әгъзасы каршы булса да, өлкән кеше тәрбиягә бирелми. Әгәр даими карауга мохтаҗ кешенең пенсиясенә ай саен 1380 сум күләмендә компенсация түләве өстәлә икән (эшкә сәләтсез гражданинны тәрбияләүче эшсез, эшкә сәләтле шәхескә түләнә торган), кабул итү гаиләсен оештырып булмый. Торакның мәйданы да исәпкә алына.

Мәгълүмат алу өчен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү төньяк районара үзәгенә 8 (34778) 2-18-58, 2-16-14 (Югары Тәтешле авылы, Ленин урамы, 87нче йорт), 8 (34753) 2-19-96 (Иске Балтач авылы, Мәктәп урамы 2/1 санлы йорт, 4нче кабинет, социаль эш буенча белгеч Светлана Гәрәева) телефон номерларына шалтыратырга була.

Илүс ИСЛАМОВ,
гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү төньяк районара үзәге директоры.