РӘХМӘТ ХАТЫ — АТА-АНА ӨЧЕН ГОРУРЛЫК

16 Октябрь, 2017 - 15:01

Иске Балтач авылы егете Илгиз Закиров хәрби хезмәткә узган елның октябрь аенда юллана. „Солдат шулпасы”н эчкән бер ел эчендә ул үзен тәртипле, эшсөяр хәрби буларак таныта. Әнисе Гөлнара Зөфәр кызы һәм әтисе Дамир Зәбир улы исеменә килгән Рәхмәт хаты — Илгизнең өлгеле хезмәте турында ачык дәлил.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Илгиз Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында механизатор һөнәрен үзләштерә. Диплом алгач, Башкорт дәүләт аграр университетының авыл хуҗалыгын механизацияләү факультетына укырга керә. Хәрби хезмәттән кайткач, укуын дәвам итәчәк ул.

Илгиз Закиров Ростов өлкәсе Зерноград шәһәрендә урнашкан хәрби частьтә водитель булып хезмәт итә. Әтисе һәм әнисе, „Көньяк” микрорайонының башлангыч мәктәбендә белем алучы сеңелесе Линара Илгизнең кайту көнен көткәндә, егетнең үзеннән алда шатлыклы хәбәре килә. Рәхмәт хаты — аның гаиләсе һәм якыннары өчен олы горурлык.

Хатта Илгизнең намус белән хезмәт итүе, хәрби корал һәм техниканы яхшы белүе, подразделениеның җәмәгать тормышында актив катнашуы, Русиянең Хәрби–Космик көчләре традицияләрен лаеклы дәвам итүе турында язылган. Үрнәкле хезмәте белән Илгиз командирларының һәм иптәшләренең ихтирамын яулаган.

Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА
.