Больничныйлар электрон төрдә бирелә башлаячак

16 Октябрь, 2017 - 11:49

Социаль страховкалау фондының Төбәк бүлекчәсе республикада яңа проект кертә.

Республиканың барлык дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләрендә кулга кәгазь бюллетень бирү бетерелә. Бу мәсьәлә Сәламәтлек саклау министрлыгында үткән видеоселектор киңәшмәсендә каралды. 27 октябрьгә кадәр бу юнәлештә әзерлек, укыту семинарлары үтәчәк.

Чыганак: «Кызыл таң”.