Балтачлылар газпромлыларга каршы футбол уйнады

13 Октябрь, 2017 - 17:06

Бүген „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында „Газпром трансгаз Уфа” җәмгыятенең һәм Балтач районының җыелма командалары арасында футбол буенча ярышлар үтте. Киеренке ярышларда газпромлылар райондашларыбызны 5:2 исәбе белән җиңде.

Ярышка җыелганнарны иң тәүдә район советы рәисе Рөстәм Вәлиев, „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы директоры Фәрит Галимовлар сәламләде. Газпромлыларның мондый максат белән безнең районга килүләре беренче. Арытабан да мондый бәйгеләр ешрак булуын теләделәр. Җәмгыятьнең генераль директоры Шамил Шәриповка мондый очрашу оештырганнары өчен Рәхмәт хаты юлладылар.

„Газпром трансгаз Уфа” җәмгыятенең профсоюзлар оешмасы рәисе урынбасары Валерий Карпенко балтачлыларга бүләкләр тапшырды.
Футбол ярышларында 5:2 исәбе белән Уфадан килгән кунаклар җиңде.