Егетләребез кайтыр, хезмәт иткәч...

13 Октябрь, 2017 - 16:53

Быел көзге чакырылышта районнан өч дистәгә якын егет илебезнең Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә чакырылачак. Район мәдәният сараенда традицион чара — хезмәткә чакырылучы егетләрне хөрмәтләү йөзеннән „Призывник көне” үтте.

Район җитәкчелеге яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә тиешле игътибар бүлә. Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр, Иске Балтач урта мәктәпләре, авыл хуҗалыгы колледжы укучылары катнашлыгында үткән „Призывник көне” шуның мисалы.

Бу көнне хезмәткә алыначак егетләр кул көрәше, гер спорты, дартс кебек спорт төрләре буенча ярышларда көчләрен сынады. Ярышлар тәмамлануга алар залга, тантанага җыелды. Үзаллы тормышка бер адым арада торган яшьләрне район Хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов, Балтач һәм Тәтешле районнары хәрби комиссары Ансар Арсланов, Бөек Ватан сугышы һәм педагогик хезмәт ветераны, районның Почётлы гражданины Әхнәф Мазһаров, яшьләр белән эшләүче баш белгеч Максим Ахтариев котлады.

—Чын ир-егетләр булып өлгереп, чыныгып кайтыгыз. Лаеклы хезмәт итегез, — диде Фирдәвис Гайнел улы, булачак солдатларга мөрәҗәгать итеп.

Ансар Фазылкарам улы хәрби хезмәткә кагылышлы законга әлегә аерып әйтерлек үзгәрешләр кертелмәве, нинди очракларда хәрби хезмәткә чакырудан кичектереп торулары, хәрби хезмәтнең альтернатив ысулын сайлаган яшьләрнең хезмәтне нинди вакыт аралыгында үтүләре турында аңлатты.

—Егетләребез илебезнең барлык нокталарында (Калининградтан алып Сахалинга кадәр) хезмәт итәчәкләр. Әлегә кадәр хезмәт иткән райондашларыбыз армия хезмәтендә үткәргән елларын рәхмәт белән искә алалар. Сез дә шулай булыгыз, хөрмәтле хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр! — дип өндәде хәрби комиссар залда утырган егетләрне.

Әхнәф Мазһар улы әлеге көндә язган поэмасының Бөек Ватан сугышында батырлыклар күрсәткән райондашыбыз истәлегенә багышлануы, хәрби хезмәттә „солдат дуслыгы” дигән төшенчәнең нинди кыйммәткә ия булуы турында сөйләде. Берничә көннән казна киеме киячәк яшь райондашларын дус, бердәм булырга чакырды, үзе иҗат иткән шигырьдән өзек укып ишеттерде.

Ата –аналар исеменнән Сәйтәк авылыннан игезәк уллары Динар белән Линар Мозафаровларны хәрби хезмәткә озатучы Роза Мозафарова чыгыш ясады.

—Исән-имин йөреп кайтыгыз. Без сездән яхшы хәбәрләр генә көтеп калабыз, кадерле балалар, — диде Роза Хәниф кызы булачак солдатларга.

Мозафаровларның уллары Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалын тәмамлаганнар.

Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр исеменнән Денис Мортазин чыгыш ясады. Нефтекама шәһәрендәге нефть колледжын тәмамлаган егет барлык яшьтәшләре исеменнән Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәчәкләренә ышандырды.

Тантанада спорт ярышларында яхшы нәтиҗәләр күрсәткән егетләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Истәлекле чара районның үзешчән сәнгать осталары көче белән әерләнгән концерт программасы белән тәмамланды.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.