Бер елга “Балтач таңнары” гәзитенә язылып бүләк отты

12 Октябрь, 2017 - 16:45

Алдагы яртыеллыкка һәм елга подписка кампаниясе дәвам итә. Унбишенче октярьгә кадәр басмаларга ташламалы бәяләр буенча язылу мөмкинлеге бар.

Абүнәчеләребез арасында игълан ителгән “Атна саен—бүләк!” акциясенең беренче уены бүгенге көн җиңүчесен билгеләде. Ул — Иске Балтач авылында яшәүче Ләйсән Хәкимова. Салат савытлары җыелмасы отты.

Ләйсән Яхут кызы гәзиткә еллык подписка рәсмиләштергән.

—Ел саен язылам, алдырам, укыйм. Бүләк оту уенында катнашканым юк иде. Быел бәхетемне сынап карарга уйладым һәм менә миңа бәхет елмайды — истәлекле бүләк иясе булдым, — ди ул.

Ләйсән Хәкимова үзәк район дәваханәсендә санитарка булып эшли. Бу учреждение эшчәннәре ел саен басмабызга актив язылалар, бүләкләр оталар.