Өстәл теннисы буенча сөенерлек уңышларыбыз бар

12 Октябрь, 2017 - 16:25

Уфа шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнгән укучылар арасында өстәл теннисы буена ачык балалар Кубогы үтте. Республика көне алдынннан, 8 октябрьдә үткән республика ярышында 38 команда көч сынашты. Райондашларыбыз биредә лаеклы чыгыш ясаулары белән горурлана ала.

Район данын яклап 2008нче һәм өлкәнрәк төркемгә караган балалар чыгыш ясады. Карина Йосыпова, Чыңгыз Хәсәнов, Айгөл Хәбибуллина, Линар Шәрипов, Амалия Субышева, Радим Шәйхәттәров, Алексей Тимуршиннар көч сынашты.

2000—2004нче елларда туганнар арасында райондашыбыз Алексей Тимуршин өченче призлы урын яулады. Өстәл теннисы буенча тренер Оксана Йосыпованың, Алексей Тимуршинның озак еллар дәвамындагы тырыш хезмәтләренең җимеше бу