Ленин ордены кавалеры Зыя Вәлиев 92нче яшендә вафат булды...

12 Октябрь, 2017 - 16:14

Районның ветераннар корпусы, киң җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Хезмәт ветераны, Ленин ордены кавалеры Зыя Әхмәтсафа улы Вәлиев 92нче яшендә вафат булды.

Зыя Әхмәтсафа улы 1926 елның 15 гыйнварында районның Иске Яхшый авылында туа. Үсмер чагыннан чордашлары белән туган колхозы „Октябрь”дә төрле эшләрдә катнаша. 1944 елда унсигез яше тулгач, колхозга әгъза итеп кабул ителә һәм рәсми рәвештә хезмәт биографиясен башлый.

Гадел, оештыру сәләтенә ия Зыя Әхмәтсафа улына 1950нче елда җаваплы вазифа йөклиләр — ул Иске Яхшый авылындагы товарлыклы-сөтчелек ферма мөдире итеп билгеләнә. 20 ел дәвамында тырыш көч сала Зыя Вәлиев бу вазифада. Шул дәвердә ферма эшчәннәре районда гына түгел, республика күләмендә танылу яулыйлар, ит-сөт җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешәләр.

1969 елда Зыя Вәлиев Мәскәү шәһәрендә үткән Колхозчыларның өченче съездында делегат сыйфатында катнаша.

1970нче елдан хаклы ялга туктаганчы Зыя Вәлиев „Правда” (элекке „Октябрь”) колхозында бригадир булып эшли. 1972нче елда хезмәттәге югары казанышлары өчен райондашыбыз илебезнең зур бүләгенә лаек була — ул Ленин ордены белән бүләкләнә.

Зыя Әхмәтсафа улының тырыш хезмәте күп санлы Мактау грамоталары белән дә билгеләнә.

Туган җиренең чын патриоты, илгә игелекле балалар үстергән, тормыш юлында очраган күп сынау һәм авыр кичерешләрне чын ир-егетләрчә сабырлык белән күтәргән һәм үткәргән хөрмәтле кеше булды Зыя Әхмәтсафа улы.

Яхшы кеше, туган төбәгенең киләчәге өчен янып яшәгән Зыя Әхмәтсафа улы Вәлиев турында якты истәлекләр безнең күңелләрдә озак сакланыр.

И.Ә. Субушев, Р.М. Вәлиев, Ф.Ә. Хәбипов, Ф.Г. Рәхимов, Ш.М. Әхмәдуллин, А.Ә. Хәмитов, Р.Ф. Акберов, Ш.Р. Муллагалиев, Г.Ф. Фәтхуллин, Р.Т. Исламов, Г.К. Сәрвәртдинов.