Балтач футболчылары гапромлылар командасы белән очрашачак

12 Октябрь, 2017 - 12:14

Футбол спортын үз итәсезме? Үзегез уйнамасагыз, үзенчәлекле дә, җанлы да уен барышын тамаша кылырга телисезме? Әйе икән, иртәгә, 13 октябрь көнне Иске Балтач авылындагы “Яшьлек» физкультура-сәламәтләндерү комплексына рәхим итегез!

Биредә Балтач спортчылары “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыяте командасы белән очрашачак һәм футбол уенында көч сынашачак.

Башлана 11.00 сәгатьтә.