Иртәгә Балтачта «Призывник көне” үтәчәк

12 Октябрь, 2017 - 12:00

Иртәгә, 13 октябрьдә, район мәдәният сараенда, хәрби хезмәткә чакырылучы егетләрне хөрмәтләүгә багышланган чара – “Призывник көне” үтә.

Районыбызда матур төс алган, традиция рәвешендә үткәрелгән чарада теләге булган һәр кеше катнаша ала. Бу көнне хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр арасында спорт ярышлары да үтәчәк.

Башлана 10.00 сәгатьтә.

(Фото редакция архивыннан).