„ВОЛЕЙБОЛ — НАРКОТИКЛАРГА КАРШЫ!”

12 Октябрь, 2017 - 09:24

Күрше Борай районында нәкъ шундый девиз астында волейбол ярышлары үтте. Анда балтачлылар да катнашты һәм җиңү яулады.

Волейбол ярышлары Республика көненә һәм Экология елына багышланды. Девизы исә үзе үк әйтеп тора: спорт белән дус егетләр наркотикка „үрелми” һәм, киресенчә, яман гадәтләр белән мавыгучы яшьләр спортта җиңүләргә ирешә алмый. Ярышларда беренчелекне алу өчен тән сәламәтлеге, рух ныклыгы кирәк.

Волейбол ярышы Борай районы авыл биләмәләре һәм хезмәт коллективлары командалары арасында оештырылды. Балтач волейболчылары чарага кунак итеп чакырылды. Шулай да спортчылар киеренке барган ярышта теләп катнаштылар һәм беренче урынны яуладылар.

Команда лаек булган Мактау грамотасы һәм Кубоктан тыш, балтачлылар номинацияләрдә дә җиңү яулап, бүләкле булдылар: Илнар Фәридонов — иң яхшы сакчы, Айдар Усманов иң яхшы һөҗүм итүче буларак танылдылар.