ГТО фестивале башланды!

10 Октябрь, 2017 - 11:12

Агымдагы елның 20нче сентябреннән безнең районда „ГТО— бер ил, бер команда” дигән исем астында Бөтенрусия физкультура-спорт фестивале старт алды. Фестиваль ике этапта уза. Бүгенге көнгә бу фестивальдә 9 гомум белем бирү мәктәбеннән 350 укучы катнашты да инде. Җиде яшьтән алып 70 яшькә кадәр кешеләр „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында ГТО нормаларын тапшыра ала.

Фестивальнең максаты халык арасында ГТО нормаларын пропагандалау, аның асылы белән кешеләрне якыннан таныштыру. ГТО нормаларын тапшыру өчен иң тәүдә ГТО сайтында теркәлергә кирәк. Медицина тикшеренүе үтү мөһим чараларның берсе. Тестлаштыру үзәгенә гариза бирү— өченче адым. Нормативларны уңышлы тапшырган очракта, һәр кешегә тантаналы шартларда ГТО билгесе бирелә.

Йөгерү, ераклыкка сикерү, турникта күтәрелү һәм башка бик күп спорт төрләре буенча бәйгеләрдә үзегезне сынап карый аласыз. Графикка ярашлы, авыл халкы арасында ГТО нормаларын тапшыру күзаллана. Фестивальнең беренче этабы 20 декабрьгә кадәр дәвам итә.

Спорт —сәламәтлек чыганагы. Һәрвакытта хәрәкәттә булыгыз. Бар яклап та үсешегез, камиллеккә омтылыгыз. Сезне „Яшьлек” физкультура комплексында көтеп калабыз.

Кызыксындырган сорауларыгыз булса 2-20-32 санлы телефонга шалтыратып, бәйләнешкә керә аласыз. Безнең электрон почтаның адресы: fok st2015@mail.ru.
Фәрит ГАЛИМОВ,
„Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы директоры.