„Реаль эшләр” проекты чикләрендә Усман авылында суүткәргечләр ремонтлана

10 Октябрь, 2017 - 10:18

Усман авылы халкы „Бердәм Русия” Партиясенең „Реаль эшләр” проектын шатланып кабул итте. Быел проект чикләрендә авылда 57 метр озынлыкта суүткәргечләр алыштырылды. Бу эштә чикләнгән җаваплылыктагы „Агропродукт” җәмгыяте ир-егетләре ярдәмгә килде.

Ренат Хәйруллин җитәкчелегендә җәмгыять эшчәннәре Редик Рәхмәтуллин, эретеп ябыштыручы Радис Хәсәнов, экскаваторчы Олег Галимҗанов, полиэтилен торбаларны эретеп ябыштыру остасы Рөстәм Борханов эшне кыска тотты — бер көндә башкарып чыкты.

Яңартылган 57 метр озынлыктагы суүткәргеч торбалар ялгаулы түгел. Бер башы су туплау башнясына тоташтырылса, икенче башы — магистральгә ялганды.

—Узган гасырның 1970нче елларында 2 километр озынлыкта салынган суүткәргечләрне ел саен төрле чыганаклар табып өлешләтә ремонтлап киләбез. Ә „Реаль эшләр” проектының ярдәмен тоябыз. Соңгы өч елда Имән, Нөркә, Усман авылларында күләмле эшләр башкардык. Алдагы елларга да планнарыбыз бар. Дәвамлы булсын иде бу башлангыч. Без аны көтеп алабыз, — ди Нөркә җирле биләмә башлыгы Флидә Гыйндуллина.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.

(Тулырак язма белән "Балтач таңнары" гәзитендә таныша аласыз).