Балтачлылар Республика көненә багышланган волейбол турнирында катнаша ала

10 Октябрь, 2017 - 08:26

Бүген „Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексында һәм район мәдәният сараенда Республика көненә багышланган волейбол турниры үтә.

Турнирда район предприятиеләре, оешма һәм авыл җирлекләреннән ир-егетләр һәм хатын-кызлар командалары катнаша.

Уен барышында көчле командалар билгеләнәчәк һәм бүләкләнәчәк.

Башлана 10.00 сәгатьтә.