Өлгер, булдыклылыгы өчен генә түгел кешелекле булганы өчен яраталар

9 Октябрь, 2017 - 16:25

„Фельдшерыбыз Алия Камилҗанова хакында мәкаләне укып сөендек, хат ташучыбыз Гүзәлебез турында да бер бит тутырып языгыз әле, шулкадәр изгелекле кеше ул. Барыбызны хәстәрләп яши. Сәгатьләрне санап килгәнен көтеп торабыз”,— дип редакциягә Көмьязы авылыннан шалтыраттылар. Урындагы халыкның бәһасы иң югарысы. Җитәкчеләре дә аның озак еллар үз эшен яратып, намуслы башкаруын билгеләделәр. Гүзәл Фазулла кызы утыз ел дәвамында хат ташучы булып көч сала, Көмьязы, Туктай авыллары халкына рухи азык тарата.

Гүзәл Фазулла кызы Бөрҗән районының Галиәкбәр авылында туып-үскән. 1981 елның февралендә Көмьязы авылына килен булып төшкән. Тәүдә мәктәптә идән юучы, арытабан колхозда савучы булып эшли. Хат ташучы булып эшләгән Нәвилә апаны (инде мәрхүмә) отпуск вакытларында алыштыра. Арытабан ул хаклы ялга туктагач, үзен өлгер, булдыклы итеп таныткан Гүзәлне аның урынына чакыралар. 1987нче елның июленнән алып ул хат ташучы.

— Хат ташучы булып эшли башлаган елларымда гәзитләрне авыл буйлап таратырга чанага салып алып чыга идем. Бер урамга бер чана гәзит- журнал. Аларны илтәм дә, икенчесенә юлланам. Өйдә аяк басар урын да юк. Бәйрәмнәргә открыткаларны бер гаиләгә генә 6-7 салалар иде. Пенсия тараткан вакытларда балаларымның бәйрәмнәренә бара алмаган чакларым да күп булды. Атнасына биш тапкыр ике авылны урап чыга идем, —дип үткәннәрен искә ала.

Ул еллар белән чагыштырганда вакытлы матбугатка язылучылар шактый кимесә дә, йөрисе чакрымнар, киресенчә, арткан гына. Яңа урамнар калкып чыккан. Туктайга да юл шул ук. Көннең нинди булуына карамастан юлга чыга.

—Дөнья булгач төрле вакыт була. Кешенең моң-зары да күп. Серләрен дә сөйлиләр. Утыз ел тыңлыйм, берсенең сүзен берсенә җиткергәнем, сөйләгәнем юк. Сагынып көтеп алалар. Гүзәл, сине ничә сәгать көтәм инде, дип әбиләрем каршыма ук чыга, —ди ул.

Хәзер интернет аша әйбер алучылар күбәйде. Бандерольләр күп килә. Һәрберсен вакытында илтеп тапшыра ул. Тормыш иптәше Фәрит Сафиуллин озак еллар тракторчы булып эшли.Үз эшләрен яратып, бер-берсенә ярдәмләшеп көн күрә бүген Сафиуллиннар.

Подписка декадасында һәр йортка кереп, гәзит-журналларга яздыруны оештыра. Хуҗалык рәисе Камил Габитов гәзит-журналларга язылуда ел саен ярдәм кулы суза. Гәзит-журналларга бәяләр күтәрелү хәлне катлауландыра. Язылмый калганнар барыбер икенчесендә булса да языла икән.

Шушы көннәрдә Бөтендөнья почта көне билгеләнде. Көмьязы авылының хат ташучысы Гүзәл Сафиуллина да бу зур өлкәдә үз өлешен кертә. Зур сабырлык, сәламәтлек сиңа, хат ташучы! Синең хезмәт нәтиҗәң турыдан-туры абунәчеләребез санына бәйле. Ә алар нинди генә алга киткән заманда яшәсәк тә кимемәсен иде. „Балтач таңнары” һәр өйдә көтеп алынган кунак булсын.
Рифина НИГАМӘЕВА.