Райондашыбыз Рифат Сафинга Мактаулы исем бирелде

9 Октябрь, 2017 - 14:58

Бүген Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Төрле тармакта көч салган 47 кеше орден, Мактаулы исемнәр һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнде.

Бүләкләнүчеләр арасында райондашыбыз — БРның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгына караган Бөре төбәк комитетының Балтач районындагы әйдәүче белгеч-эксперты Рифат Хатип улы Сафин да бар. Аңа “Башкортстан Республикасының атказанган экологы” дигән Мактаулы исем бирелде.

Шул уңайдан райондашыбызны ихлас котлыйбыз. Арытабангы хезмәтендә уңышлар телибез.