9 Октябрь, 2017 - 11:15

Берничә ел элек „цистит” дигән диагноз куйганнар иде. Төрле алымнар белән өйдә үзаллы дәвалансам да, хәлем яхшырганын тоймыйм. Киресенчә, ул өзлегүләргә китерде. Цистит шул тикле катлаулы авырумы? Аннан котылып буламы?

М. Иске Балтач авылы.

Укучыбызның соравы белән югары категорияле табиб-уролог Илмир Каһировка мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне аңлатты:

—Цистит — сидек куыгы стенкаларының шешү процессы. Ул кискен һәм хроник формаларда үтә. Хроник цистит “юктан” гына барлыкка килми, кискен формадагы авыруның катлаулануы нәтиҗәсендә кыенлыклар тудыра.

Аның симптомнары:

-кече йомышны йомышлаганда авырту тою;

-еш бәдрәфкә барасы килү тойгысы, баргач я сидек бөтенләй бүленми, я сидек куыгы тулысынча бушап бетми;

-корсакта авырту, ул касык өлешендә ныграк сизелә, әледән-әле корсакның аскы өлешенә тарала.

Цистит очрагында түзеп йөрергә ярамый. Ул кичекмәстән дәвалауны таләп итә, аны авырту симптомнарын бетергәнче генә түгел, арытабан катлауланмасын өчен сыйфатлы итеп дәваларга кирәк. Ә хроник циститның кискенләшкән мәлендә дәвалауны аңлап һәм белеп, комплекслы башларга кирәк. Инфекцияне билгеләр өчен сидекне бак посевка тапшырып тикшертергә кирәк. Инфекцияне билгеләгәннән соң нинди антибиотик тәэсир итәчәге карала. Тик шуннан соң гына комплекслы дәвалау башлана.

Аида ХӘЙРТДИНОВА язып алды.