БАЛТАЧЛЫЛАР КАЗАНДА ШИГЪРИЯТ КИЧӘСЕНДӘ ЧЫГЫШ ЯСАДЫЛАР

6 Октябрь, 2017 - 15:11

3нче октябрьдә Казанның милли-мәдәни үзәгендә „Шагыйрәләр сүзе — җиһан сере” дип аталган чара үтте.

Кичәнең сценарий авторлары һәм аны оештыручылар — Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, якташыбыз Алик Локманов һәм Башкортстанның „Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Динә Морзакаева. Уфада һәм республиканың төрле районнарында яшәп иҗат иткән тугыз шагыйрә шигъри мәйдан тотты Казан тамашачысы алдында.

Тамашачылар арасында Татарстанның халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин, Роберт Миңнуллин һәм башка бихисап билгеле шәхесләр булуы иҗади кичәне чынлап торып имтихан мәйданына әверелдерде. Һәрберсе үзенчәлекле шигъри дөнья тудырган шагыйрәләр — Уфадан Ләйсән Якупова, Фәүзия Гайзаман, Ризидә Мөхәмәтҗанова, Благовар районыннан Фәнирә Ибраһимова һәм Венера Асаева, Бишбүләктән Әлфия Булат, Бәләбәйдән Зәйфә Салихова, Борайдан Фәнзия Мәкъсүтовалар белән бергә сәхнәдә чыгыш ясавы минем өчен бер яктан үтә җаваплы булса, икенче яктан арытабангы иҗади үсешкә бердигән этәргеч бирде.

Сәхнәдән укылган шигырьләрнең тема төрлелеге, әдәби табышларның күплеге хәйран калдырды. Шагыйрәләр сүзендә һәр тамашачының күңеленә якын хисләр чагылгандыр, уен борчыган проблемалар яңгырагандыр, чөнки һәрбер шигырь алкышлар белән кабул ителде. Әдибәләрнең чыгышларыннан соң композитор һәм җырчылар Рөстәм Асаев, Хәмдүнә Тимергалиева, Гөлфия Арасланова, Флёра Шәрипова, Резеда Сабитовалар аларның шигырьләренә язылган җырларны башкардылар.

Җитмешләп уртак җимешебез арасыннан икесен — „Юлсыз калдым” һәм „Ашкынып кайтам” җырларын сайлап Эльвира Хәмәтнурова үзенең кабатланмас тавышы белән тамашачыларны таң калдырды. „Эльвира җырны шулкадәр җиренә җиткереп, „грамотно” башкарды!” — дип аның белән соклануын белдерде Татарстанның халык артисткасы Хәмдүнә Тимергалиева.

Бу чара барышында мин, гомумән, балтачлылар белән горурландым. Кичәнең сценариен төзүгә, аны сәхнәгә куюга, Казанга ике көнлек сәяхәтебезне онытылмаслык һәм файдалы итеп оештыруга Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Алик Локманов зур көч салган. Билгеле артистлар катнашуына карамастан, тамаша һич кенә дә җыр кичәсенә әверелмәде. Алик Харис улы сценарий барышын шулкадәр оста һәм дөрес итеп төзегән, һәрбер шагыйрәнең иҗаты гәүһәр итеп күрсәтелде, чара чынлап та шигърият бәйрәме, шигырь тантанасы булып килеп чыкты. Кичәнең ахырында аралашканда тамашачыларның хуплап әйтелгән сүзләре дә исбатлады бу фикерне.

Казан тагын бер якташым белән очраштырды. Татарстан башкаласы буйлап экскурсияне тумышы белән Богдан авылы егете, „Болгар” радиосы журналисты Айрат Хәтмулла (Габдуллин) алып барды. Айрат абый хезмәт юлының башында район басмасында, ул вакытта „Җиңү байрагы” гәзите редакциясендә эшләгән, авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкләгән. 1972 елда югары уку йортын тәмамлагач юллама буенча Урта Азия якларына химия заводына эшкә китә ул. 1988 елда Үзбәкстанда татар-башкорт телендә телевидение һәм радио тапшырулары ачуда башлап йөрүчеләрнең берсе була. Алып баручыны сайлау өчен игълан ителгән конкурста утыз кеше арасында җиңеп чыга һәм өч дистә ел дәвамында бу эшне яратып башкара. Үзбәкстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була. „Совет иле таркалгач, башка милләт вәкилләренә бераз башкача караш башланды. Туган якларга кайтырга туры килде”, — ди Айрат Хәтмулла. Әлеге вакытта якташыбыз Казан шәһәрендә яши, „Болгар” радиосында „Мөхәҗирләр” тапшыруын алып бара. Берүк вакытта сәяхәтчеләрне Татарстан һәм Казан буйлап экскурсияләрдә тарих белән таныштыра. Безнең төркем аның мавыктыргыч сәхифәсен бик яратып кабул итте. Аның матур тавыш, камил тел белән сөйләве, тарихи вакыйгалар турында мәгълүматны бүгенге көн белән бәйләп җиткерүе, тирән белемле булуы иҗатчыларны сокландырды. Ә мин исә якташым белән горурландым.

Татарстанның билгеле язучылары, шагыйрьләре белән бәйрәм тантанасында катнашу, „Казан утлары”, „Сөембикә” журналлары редакцияләрендә, Бөтендөнья татарлар конгрессы Башкарма комитетында очрашулар, ярты сәгать дәвамында туры эфирда „Болгар” радиосы тапшыруында тыңлаучылар белән „тере” аралашу һәм, әлбәттә, кичәдә чыгыш ясау күңелемдә искиткеч җылы хәтирәләр калдырды, илһам бирде. Казан берсеннән-берсе матур шигырьләр, яңа дуслар бүләк итте. Иҗади даирәдә гомер буе да онытылмаслык ике бәхетле көн яшәдем.

Китапларымны, кулымдагы шигырьләремне тамашачыларның сорап алып калулары, ихлас соклану белдерүләре, Татарстанның халык шагыйре Равил абый Фәйзуллинның, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның шигырьләремне яратып кабул итүләре һәм изге теләкләре — олы куаныч, бу хәтирәләр алдагы иҗатыма илһам бирер.

Шушы кичерешләр өчен рәхмәт, Казан! Рәхмәт, якташларым! Рәхмәт, шигырьләрем!
Укыгыз: https://vk.com/id241559977.

Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.