Алдагы ял көннәренә синоптиклар җылы һава торышын фаразлый

6 Октябрь, 2017 - 14:13

Алдагы ял көннәрендә Башкортстанда антициклон коры һәм җылы һава торышын тәэмин итәчәк. Ләкин синоптиклар явым-төшем ихтималлыгын инкарь итми, кайбер районнарда төнлә кар катыш яңгыр явуы мөмкин.

Шимбә, 7 октябрьдә, урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә. Һава температурасы төнлә 0,+5, көндез +8,+13 градус.

8 октябрьдә дә бераз яңгыр явуы ихтимал. Төнге сәгатьләрдә +1,+6, көндез +9,+14 градус җылы.

Чыганак: “Башинформ” агентлыгы.