1 гыйвардан бюджет хкзмәткәрләренең эш хакы арта

6 Октябрь, 2017 - 11:51

Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең эш хакы 2018 елның 1 гыйнварыннан— 4 процентка, ә 2019 һәм 2020 елларда 1 октябрьдән 4 процентка индексацияләнә. Хезмәт министрлыгы исәпләүләре буенча, сүз 5,8 миллион кеше хакында бара. Киләсе елда төбәкләрдә бюджет хезмәткәрләренең эш хакын индексацияләүгә 80 миллиард сум чамасы акча юнәлтү каралган.
Русия Президенты Владимир Путин май указларында телгә алынмаган бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хакын индексацияләү мөмкин дип исәпләвен белдерде.