Башкортстанның 100 еллыгына яңа 100 объект төзеләчәк

6 Октябрь, 2017 - 09:35

Белүебезчә, алдагы елларда башкортстанлыларны данлы бәйрәм чаралары көтә. Владимир Путин 2019 елда Башкортстан Республикасы булдырылуның 100 еллыгын бәйрәм итү турындагы Указга кул куйды.

Указга ярашлы, бу датага әзерләнү һәм аны югары дәрәҗәдә үткәрү буенча оештыру комитеты булдырылды. 100 еллык юбилейга җәмәгатьчелек тарафыннан Башкортстанда 100 яңа объект төзеләчәге турында карар кабул ителде.

Оештыру комитетының Республика Хөкүмәтендә үткән утырышында бу уңайдан 300дән артык заявка каралган.

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов белдерүенчә, юбилей төзелеше дигән статусны иң кирәкле һәм сорау зур булган проектлар алачак.

„Һәр район, һәр шәһәр үзенең тәкъдимнәрен юллады. Күп санлы коллектив тәкъдимнәр кабул ителде. Мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәни үзәкләр, китапханәләр, шулай ук поликлиникалар, спорт комплекслары, автомобиль юллары төзүне тәкъдим итәләр. Исемлеккә иң кирәкле, сорау зур булган проектлар керергә тиеш. Беренче чиратта кешеләрнең теләген исәпкә алырга кирәк. Чөнки нәкъ шушы проектлардан урындагы проблемаларны аларның ни дәрәҗәдә хәл итәчәген аңлап булачак”, — диде Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов.

Республика Икътисади үсеш министрлыгы юбилей төзелешләренең алдан китерелгән исемлеген әзерләде. Аңа гомум бәясе 23,5 миллиард сумга тиңләшкән 140 объект эләкте. Аерым алганда: респбуликада 18 мәктәп, 10 балалар бакчасы, поликлиникалар, стадионнар, катоклар, юллар һәм күперләр барлыкка киләчәк.

Балтач районының Штәнде авылында төзеләчәк 40 балага исәпләнгән балалар бакчасы белән 80 урынга исәпләнгән мәктәп бинасы да шушы 100 объект исемлегенә кертелгән.
Юбилей төзелеше статусы алачак иң зур, иң әһәмиятле төзелешләрдән тыш, масштаблы төзелешне чагылдырган 2-3 лидер-проекты кирәк, дип белдерде Рөстәм Хәмитов. Аларның берсе — Уфа шәһәрендә Агыйдел елгасы яры төзелеше. Бу куәтле төзелешкә 3 миллиард сум акча юлланачак.

Оештыру комитеты утырышында дәүләт-шәхси партнёрлыкны үстерү, инвестицияләр җәлеп итү буенча да фикер алышу оештырылды. Бу зур проект бизнес даирәләрендә дә хуплау тапты. Ул Русиянең башка субъектларында да кызыксыну уятты.
Рөстәм Хәмитов 1 ноябрьгә кадәр 2019 елгы бәйрәм чараларына конкрет эш планын әзерләүне йөкләде. Башкортстанның 100 еллыгын бәйрәм итү башка мөһим даталар белән дә тәңгәл киләчәк. Шагыйрь Мостай Кәримнең 100 еллык юбилее, Башкорт драма театры нигезләнүнең 100 еллыгы, Фәйзи Гаскаров исемендәге Халык бию ансамбленең 80 еллыгы, Балаларның җәйге уеннарын үткәрү.

Башкортстанда яшәгән һәр кеше үзен әлеге тарихи дәвернең бер өлеше итеп тойсын өчен республикадагы барлык мәйданчыклар шушы чараларга җәлеп ителергә тиеш.

Аида ХӘЙРТДИНОВА әзерләде.